Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2013 ел тарих битләренә бик күп вакыйгалар язып калдырды

2013 ел безгә нәрсәләр бирде, нәрсәләр алды? 2013 ел белән хушлашу мизгелләре җитте. Тарих битләренә бик күп вакыйгалар язып калдырды ул. Шуларның иң истәлеклесе - июль аенда Казанда үткән җәйге Универсиада булды. Башкалабыз ул ямьле көннәрдә бөтен дөньяның спортчыларын һәм кунакларны җыйды. Күңелсез хәлләргә күчсәк, гыйнвар аенда ук Казахстанда, Сахалинда,...

2013 ел безгә нәрсәләр бирде, нәрсәләр алды?

2013 ел белән хушлашу мизгелләре җитте. Тарих битләренә бик күп вакыйгалар язып калдырды ул. Шуларның иң истәлеклесе - июль аенда Казанда үткән җәйге Универсиада булды. Башкалабыз ул ямьле көннәрдә бөтен дөньяның спортчыларын һәм кунакларны җыйды. Күңелсез хәлләргә күчсәк, гыйнвар аенда ук Казахстанда, Сахалинда, Алтайдагы җир тетрәүләр белән башланып китте алар. Февраль уртасында Чиләбе шәһәре өстендә зур метеорит шартлавы халыкта дөнья бетү турындагы имеш-мимешләрне яңартты. Галимнәр исәпләвенчә, галәм кунагының авырлыгы ун мең тонна тәшкил иткән. Июнь аенда үзәк Европа илләрендә яуган яңгырлар көчле су басуларга китерде. Июль аенда шундый ук хәл илебезнең Ерак Көнчыгышында һәм Кытайда күзәтелде. Бик күп торак пунктлар су астында калып, халык зур зыян күрде. Ә бездә, киресенчә, эссе һәм коры җәй хакимлек итте. Ноябрь ае республикабыз халкы өчен кайгылы вакыйга белән истә калыр: 17се көнне Казан аэропортында "Боинг"-737 самолеты һәлакәткә очрап, илле кеше - экипаж әгъзалары һәм пассажирлар һәлак булды. Украинада, Мисырдагы тәртипсезлекләр, Сүриядәге сугыш дисеңме... Инде ел тәмамланып килгәндә генә Хакасия республикасында җир тетрәү турындагы хәбәр килеп иреште.

Бәяләргә килгәндә, аларның күтәрелеп торуына күнектек бугай инде. Гыйнвар аеннан ук аракының хакы артуын хәтерлисездер. Ел азагына таба йомырканың бәясе моңарчы күрелмәгәнчә сикерде. Пенсия яшенә җитеп килүчеләрне өркетеп, пенсияләрне яңача исәпләү турындагы яңа закон әле генә "табадан төште". Җәмәгать урыннарында 1 июньнән тәмәке тартуны тыя торган закон әлегә беркемне куркытмый бугай: элеккечә пыскыта бирәләр.

Яңа 2014 елда безне нинди сынаулар көтәдер - анысын вакыт күрсәтер. Һәрхәлдә шатлыклы вакыйгалар күбрәк булыр, дип өметләник. Ә инде яшәгән җиребезнең чисталыгы турында кайгырту, республикабызда Экология һәм әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителгән 2013 ел белән чикләнмичә, һәрдаим бурычыбыз булып калачак.

фото: http://kidshockey.ru/viewtopic.php?f=24&p=957952

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk