Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 28 декабрь 2013 яңалыклары

    • 28 декабрь 2013 - 12:04
      Кукмарада “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге” ачылды (+фото)
      Бүген Кукмарада тантаналы вакыйга булды - халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында күп функцияле үзәк ачылды. Үзәк кадастр палатасы, Росреестр идарәсе, мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, БТИ, җир бюросы, төзелеш һәм архитектура бүлеге, архив бүлеге, опека һәм попечительлек органнары, торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты белән тыгыз килешүләр нигезендә хезмәттәшлек...
    • 28 декабрь 2013 - 10:52
      Районыбыз дзюдочылары ярыштан өченче урын белән кайтты
      "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр җәзаларны үтәү идарәсе призына Казанда узган дзюдо буенча республика турнирыннан җиңү белән кайттылар. Кукмара 4нче урта мәктәбе укучылары Максим Исаев һәм Айнур Шәймардановлар өченче урыннарны алдылар. Спортчыларны ярышка тренер Марс Бәдретдинов әзерләде. фото: http://chernig.samregion.ru/press_centre/anonses/07.02.2013/3016/
    • 28 декабрь 2013 - 08:24
      2013 ел тарих битләренә бик күп вакыйгалар язып калдырды
      2013 ел безгә нәрсәләр бирде, нәрсәләр алды? 2013 ел белән хушлашу мизгелләре җитте. Тарих битләренә бик күп вакыйгалар язып калдырды ул. Шуларның иң истәлеклесе - июль аенда Казанда үткән җәйге Универсиада булды. Башкалабыз ул ямьле көннәрдә бөтен дөньяның спортчыларын һәм кунакларны җыйды. Күңелсез хәлләргә күчсәк, гыйнвар аенда ук Казахстанда, Сахалинда,...
    • 28 декабрь 2013 - 05:44
      Тренер Марс Бәдретдинов мактаулы билге белән бүләкләнде
      "Зилант" спорт мәктәбе тренеры Марс Бәдретдиновны районда белмәүчеләр сирәктер. Аның кул астында шөгыльләнүче егетләр самбо, дзюдо буенча республика, Бөтенроссия ярышларында һәрдаим призлы урыннар ала. Марс Бәдретдинов шушы көннәрдә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының "Татарстан Республикасы физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен" дигән мактаулы билге белән бүләкләнде....
    Реклама