Корбан бәйрәме ял көне булачак
Көн темасы

Корбан бәйрәме ял көне булачак

8 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Татарстан Республикасы Президентының «2022 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 9 апрель, 256 нчы номерлы Указы нигезендә, 9 июль – Корбан бәйрәмен үткәрү көне – эшләми торган бәйрәм көн булачак, дип яза «Татар-информ» МА.

Шулай итеп, 2022 елда 8 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Фото: «Татар-информ» МА

 


Нет комментариев