Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район башлыгы "Әсәнбаш"та урак эшләренең барышы белән танышты (+фото)

    Районның барлык хуҗалыкларында, агрофирмаларда бөртеклеләрне урып-җыю бара. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин "Әсәнбаш" агрофирмасында булып, урак эшләренең барышы белән танышты. Агрофирмада эш оешкан төстә башланып киткән. Аларга элеваторның биш "Нью Холланд" комбайннары да ярдәмгә килгән. Барлыгы 8 комбайн арыш суктыра, 5 берәмлек техника игеннәрне теземнәргә сала. Терлек азыгы хәзерләү эшләре дә...

    Районның барлык хуҗалыкларында, агрофирмаларда бөртеклеләрне урып-җыю бара. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин "Әсәнбаш" агрофирмасында булып, урак эшләренең барышы белән танышты. Агрофирмада эш оешкан төстә башланып киткән. Аларга элеваторның биш "Нью Холланд" комбайннары да ярдәмгә килгән. Барлыгы 8 комбайн арыш суктыра, 5 берәмлек техника игеннәрне теземнәргә сала. Терлек азыгы хәзерләү эшләре дә оешкан төстә бара. Әсәнбашлылар быел ел ярымлык азык хәзерләүне планлаштырыла. "Сөт иле" җәмгыяте составына кергән агрофирмалар арасында Әсәнбаш сөт җитештерү буенча беренче урында бара. Биредә һәр сыердан көнлек савым бер пот тәшкил итә, көнгә сөт сатудан ярты миллион сум табыш алалар.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: