Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның «Рассвет» хуҗалыгында 930 миллион сумлык яңа мегаферма төзүгә керешкәннәр

Мегаферма 1500 баш савым сыерына исәпләнгән, ул заманча саву заллары белән җиһазландырылачак.

«Урал» хуҗалыгы «Рассвет»та 930 миллион сумлык яңа мегаферма төзи башлады. Югары Күзмис авылында масштаблы төзелеш эшләре алып барыла.

Әле төзеләчәк корылмаларның «кабыргалары» гына утырып тора, инде фермага таба, ялт иттереп, юл салып та куйганнар. Нинди эш башласаң да, иң элек юлы кирәк, шуңа күрә аны былтыр ук эшләттек, диделәр.

Мегаферманы исә 2022 елда салып бетерергә планлаштыралар.

«Экспертиза нәтиҗәләре буенча төзелеш эшләре 930 миллион сумга бәяләнде. Ул өч этапта башкарылачак. Быел өч корпусын җиткезергә планлаштырабыз. Әлегә җир, документ чыгымнары белән бергә 140 миллион сум акча тотылды. Корпуслар 16 гектар мәйданны били. Мегаферма исә 1500 савым сыерга исәпләнгән, ул заманча саву заллары белән җиһазландырылачак. Ферма сөтлебикәләрнең санын тагын 500 башка арттырырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә “Рассвет”та 1000 савым сыер исәпләнә», - диде «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов.

Ураллылар мегаферманы еллар белән тупланган эш тәҗрибәсеннән чыгып төзиләр. Монда малларга азык кертү тәртибе, саву җиһазларының урыны, бозаулату абзары, авыру малларга изолятор һәм башкалар исәпкә алынган.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk