Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның никахлашу сараенда 100нче пар язылышты

Никахларының мондый түгәрәк датага туры килүе яшьләр хәтерендә озак сакланыр.

Шимбә көнне Кукмараның никахлашу сараенда Алия һәм Руслан Хисмәтуллиннарның никахлары теркәлде. Кәләш Купкада туган, кияү – Зур Сәрдек авылыннан. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле: алар – быел Кукмара районында никахларын теркәгән 100нче пар.

Хисмәтуллиннар, никах теркәү кенәгәсенә үз имзаларын куеп, балдаклар алыштылар.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина яшь парга мөрәҗәгать итеп, чын күңелдән гаилә корулары белән тәбрикләде, аларга Кукмара районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.

Яшьләр җиде ел элек танышып, аралаша башлыйлар. Вакытлар узу белән дуслык мәхәббәткә әверелеп, гаилә корырга теләкләрен белдерәләр. Алар бер мәктәптә, әмма төрле сыйныфларда белем алалар. Алия сүзләренә караганда, Русланның сыйныфташларын яхшы белсә дә, аның үзе белән аралашканы булмаган.

«Волейбол буенча мәктәп ярышларында ул яныма килде дә исәнләште. Безнең аралашу шулай башланды. Ул мине хезмәт сөючәнлеге, төгәллеге, тәрбиялелеге белән җәлеп итте. Үз мөнәсәбәтләрен теркәгән 100нче пар булуыбызга шатбыз», - диде Алия. Әлегә ир белән хатын Казанда яши һәм эшли, әмма кече Ватанга кайтып, дус-тату гомер итәргә, бер-берләрен сакларга, балалар тәрбияләргә планлаштыралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk