Кукмара районында коронавирус йоктыруның яңа очрагы ачыкланды
Көн темасы

Кукмара районында коронавирус йоктыруның яңа очрагы ачыкланды

Татарстан буенча барлыгы 29 яңа очрак расланган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 29 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Аларның икесе читтән кертелгән, 27се элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда коронавирус йоктыруның 23 очрагы расланган, Кама Тамагы районында - 2, Балтач, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара районнарында – берәр.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 5949 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4778 кеше терелгән.

фото:  «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев