Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында 80нән артык кешегә коронавирустан прививка ясалган

Вакцинацияләүнең икенче фазасын 13 кеше үткән.

Кукмара районында 80нән артык кешегә коронавирустан прививка ясалган, шуларның 13е инде вакцинацияләүнең икенче фазасын узган. Бу турыда «Хезмәт даны» редакциясе газетасына Кукмара районы үзәк дәваханәсеннән хәбәр иттеләр.

«Бүгенге көндә Кукмара районында яшәүче 83 кеше Covid-19 каршы "Гам-КОВИД-Вак" вакцинасы ясатты, шуларның 13е икенче тапкыр вакцинацияләү узды, - дип билгеләп үттеләр район үзәк дәваханәсендә. 

Районга яңа коронавирус инфекциясеннән 140 комплект «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасы кайтты. Бер вакцина 5 кешегә исәпләнгән. Вакциянацияләү 21 көн ара белән ике этапта уза.

Вакцинация Кукмара үзәк дәваханәсенең икенче катында урнашкан 223нче номерлы кабинетта, гражданнарның ирекле ризалыгы белән үткәрелә.

Коронавируска каршы иммунизация узарга теләүчеләрнең алдан язылу участок принцибы буенча башкарыла, ягъни барлык теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибына яки фельдшерына (поликлиника, участок хастаханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә алалар.

Шулай ук ТР Дәүләт хезмәтләр порталы аша, регистратурага (884364) 2-74-20 телефоны буенча шалтыратып та язылырга мөмкин, анда пациентны табиб эпидемиолог Фәйзуллин Илназ Фәнис улы белән 1146 номер буенча тоташтырачаклар. Шулай ук аңа 89083414798 кесә телефоны буенча язылырга мөмкин. Эпидемиология табибы 211 кабинетта утыра.

Моннан тыш, икенче катта урнашкан 223нче номерлы өлкәннәр өчен прививка кабинетында да язылырга мөмкин.

Привикага Instagram аша да язылырга була. Моның өчен Кукмара үзәк дәваханәсенең рәсми kukmor_crb аккаунтының директына үз мәгълүматларыңны – фамилия, исем һәм отчество, туган ел һәм телефон номеры калдырырга кирәк. Аннары пациент белән элемтәгә керәчәкләр. 

Прививканы 18 яшьтән өлкәнрәк һәркем ясата ала.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk