Кукмара районында 29 градуска кадәр салкын көтелә
Көн темасы

Кукмара районында 29 градуска кадәр салкын көтелә

Иртән һәм көндез бераз кар явачак.

19 февральдә Кукмара районы территориясендә аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

«Алмашынучан болытлы һава. Иртән, көндез бераз кар», - диелә хәбәрдә.

Җил юнәлеше алмашынучан, секундына 3-8 метр тизлектә.

Төнлә 22-25 градуска кадәр салкынайта, урыны белән термометр баганалары 29 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә 14-18 градус салкын булачак, дип фаразлана.

Юлларда бозлавык хасил була.

Аномаль салкыннар аркасында районда кисәтү игълан ителде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев