Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Иртәгә Зур Сәрдек җирлегендә референдум була

    Халык анда 2020 елда үзара салым күләмен 500 сум итеп билгеләү турында фикерен белдерәчәк.

    24 ноябрьдә Зур Сәрдек җирлегендә үзара салым җыю һәм аны нинди максатларда файдалану мәсьәләләренә багышланган референдум уздырылачак. Халык анда 2020 елда үзара салым күләмен 500 сум итеп билгеләү турында фикерен белдерәчәк. Җыелган һәм дәүләттән дүрт өлеш күбрәк итеп бирелгән акчага авылларда юлларга таш җәю, Зур Сәрдектә һәм Адайда балалар мәйданчыклары ясау, Купкада, Аш-Буҗида спорт җиһазлары урнаштыру, Зур Сәрдектә сугышта һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл кую, артезиан коеларын карау, электрсаклагыч лампочкалар алу, янгын гидрантлары булдыру планлаштырыла.

    фото: архив/ Эльвира Миннәхмәтова/ "Хезмәт даны"

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: