Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Белгечләр Жилой Рудник янында тагын бер яңа шахта ачтылар

    Жилой Рудник авылы янәшәсендәге 18-19 гасырларга караучы бакыр руднигына чираттагы экспедиция узды. Аның беренчесе әле май аенда үткәрелгән иде. Анда белгечләр Воскресенск приискысына үтеп, 130 метр озынлыктагы яхшы хәлдә сакланган шахтага тап булганнар иде.Бу юлы Яр Чаллы шәһәреннән килгән белгечләр һәм Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре җирле халык күрсәтүе...

    Реклама

    Жилой Рудник авылы янәшәсендәге 18-19 гасырларга караучы бакыр руднигына чираттагы экспедиция узды. Аның беренчесе әле май аенда үткәрелгән иде. Анда белгечләр Воскресенск приискысына үтеп, 130 метр озынлыктагы яхшы хәлдә сакланган шахтага тап булганнар иде.Бу юлы Яр Чаллы шәһәреннән килгән белгечләр һәм Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре җирле халык күрсәтүе буенча тагын бер яңа шахтаны ачтылар. Белгечләр әйтүенчә, әлеге шахта Татарстан территориясендә җир асты казылмалары табу буенча эре рудникларның иң беренчесе. Шуңа күрә биредә эзләнүләр үткәрү яңа фәнни, туристлык һәм туган төбәкне өйрәнү өлкәсендә кызыклы ачышларга китерергә мөмкин икән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: