Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада «Барс-Арена» спорт залын ачты

Ике катлы спорт залының гомуми мәйданы 4038,78 квадрат метрны тәшкил итә.

Кукмара районына эш визиты белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгы «Кукмара» сәнәгать паркының «Расплав» ширкәтендә, 600 башка исәпләнгән «Гаврилов исемендәге агрофирма»да булды, «Барс-Арена» универсаль спорт залын ачу тантансында катнашты.

Кукмарада спортка зур урын бирелә. Шуның өчен дә Нур Баян микрорайонында төзелгән «Барс-Арена» универсаль спорт залының ачылуын күпләр зарыгып көтте. Төзелеш эшенә 2020 елның гыйнвар аенда тотынганнар иде, кыска гына вакыт эчендә мәһабәт зур бина сафка басты. Ике катлы спорт залының гомуми мәйданы 4038,78 квадрат метрны тәшкил итә. Биредә волейбол, баскетбол, мини-футбол уйнау, тренажерларда, көрәш, бокс белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Бина бер үк вакытта 239 тамашачы һәм 4 спортчы төркемен сыйдыра ала.

Спорт сараен ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, катнаш көрәш халыкара федерациясе (ММА) президенты, олимпия уеннары призеры Керрит Браун, ММА халыкара федерациясе башкарма директоры Дензайн Уайт, Россия MMA катнаш көрәшләр берлеге президенты Радмир Габдуллин, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.

«Бүген Кукмарада бик матур спорткомплекс ачыла. Бу районга гына түгел, ә республика өчен дә зур вакыйга. Кукмаралыларның спорт өлкәсендә уңышлары күп, алга таба да шулай буласына бер шигем юк. Кукмара матур гына үсеп килә. Без бүген яңа җитештерү прозводствосы белән дә таныштык. Әлбәттә, кешегә тормыш итү өчен яшәү шартларының яхшы булуы гына түгел, ә мәктәп, спорт биналары һәм эш урыннары да булу кирәк. Бу мәсьәләләр Кукмарада комплекслы рәвештә хәл ителә. Мин сезнең барыгызны да бүгенге зур тантана белән котлыйм», - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты төзүчеләргә дә үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде, «Барс-Арена» универсаль спорт залы директоры, халыкара класс буенча спорт мастеры Альберт Шәңгәрәевка исә спорткомплексның матди-техник базасын үстерү өчен сертификат тапшырды.

Бәйрәм көнне Кукмарада тегелгән спорт киемнәре күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk