Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Илкүләм проект буенча быел 44 юл челтәре объекты төзекләндереләчәк

Әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк

2019 елның гыйнварыннан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе - «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары». Узган ел республикада әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.

Быел Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар. Әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан.

Казан агломерациясендә — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк. «Барлык объектлар буенча да эшләрне башкаруга дәүләт килешүләре төзелгән», - диелә Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты кысаларында Оштырма-Юмья-Яңа Комар автомобиль юлының 3,26 чакрым озынлыктагы участогы төзекләндерелгән иде. Ремонтка 35, 023 миллион сум акча бүленде. Әлеге участокта "Татавтодор" җәмгыятенең Саба филиалы "Кукмара" юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләре эшләде.

 

Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Аңа кадәр республика хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле федераль проектында катнашты.

фото: районный филиал "Татавтодор"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk