Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Госалкогольинспекция

Кукмаралылар “Халык контроле”нә легаль булмаган хәмер турында хәбәр итә ала

«Халык контроле»нә хәбәр итү гражданлык позициясен күрсәтү, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җитди зыян китерүче легаль булмаган продукциянең таралуына киртә кую мөмкинлеге бирәчәк.

 

Татарстанда яшәүче барча кеше алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы актив көрәшкә кушылырга мөмкин. Ник дигәндә, «Халык контроле» системасына «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү» дигән категория кертелде бит.

«Халык контроле»нә хәбәр итү гражданлык позициясен күрсәтү, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җитди зыян китерүче легаль булмаган продукциянең таралуына киртә кую мөмкинлеге бирәчәк. Шунысы да бик мөһим: мондый хәбәрләр авторлары хәмерне законсыз җитештерүнең расланылган һәр факты өчен матди яктан бүләкләнәчәк. Бүләге дә вак-төяк кенә түгел: бер меңнән өч мең сумга кадәр.
Хәбәрләрне өч категория: «Сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше» категорияләре буенча җибәрергә мөмкин.

Белгечләр иң элек хәбәрләрдә урын алган закон бозу фактларын тикшерә. Закон бозу факты расланылганнан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итүчеләргә акча түли.

Шәһәр һәм районыбызда яшәүчеләргә үзләренең шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләрен «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына җибәрүләрен сорыйбыз. Алынган бер генә шикаять тә тикшерелми калмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk