Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшел помидор салаты

Рецепт белән Манзарас авылыннан Гөлназ уртаклашты.

Кай арада көз җитте, диген. Инде кызарырга өлгермәгән яшел помидорларны җыеп, сабакларын йолкып аттык. Мин яшел помидорларны әрәм итмим, алардан кышка тәмле салат әзерлим. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәсем килә.

Кирәкле кушылмалар: 3 килограмм яшел помидор, 1,5 килограмм башлы суган, 1,5 килограмм кишер, 200 грамм үсемлек мае, 100 грамм тоз, 100 грамм шикәр комы, 50 грамм аш серкәсе.

Яшел помидорны саламлап турагыз. Шуңа тоз сибеп, 12 сәгать тотыгыз, аннары суын саркытыгыз. Саламлап туралган башлы суган, кишерне помидор янына кушып, 30 минут болгата-болгата пешерегез. Соңыннан шикәр комы, аш серкәсе, үсемлек мае өстәп, яңадан 15-20 кайнатыгыз. Салатны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкачлар белән ябыгыз. Банкаларны өстен аска каратып, бер тәүлеккә төреп куегыз.

Гөлназ, Манзарас

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk