Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яңа елны ничек каршыларга?

Көнчыгыш календаре буенча Су юлбарысы елы килә. Белгечләр аны дөрес каршыларга киңәш итә. 

 

Яңа ел төнендә тапочка, пижама яисә халатны читкә алып куегыз. Табигый тукымалардан тегелгән зәңгәр, зәңгәрсу, кара, соры, соргылт, ак, кызгылт-сары яисә сары киемнәр ел хуҗасы күңеленә хуш килер. Ләкин “юлбарыс” булып киенергә кирәкмәс. Ә инде 100 процент бәхетле булыйм дисәгез, бер яңа кием алыгыз. Ул күлмәк дигән сүз түгел, хәтта оекбаш яисә алка булса да ярый. Ялтыр-йолтыр бизәнгечләрне курыкмыйча тагыгыз, чөнки Юлбарыс аларны бик ярата. 

Өегезне ак, зәңгәрсу, сары, кызгылт-сары төсле уенчыклар, шарлар белән бизәсәгез яхшы. Ел хуҗасы ясалма чыршыны бик өнәмәс, өегезгә хуш исле урман гүзәле алып кайтып куегыз. 
Әлбәттә, бәйрәм табыны турында да онытмыйбыз. Өстәлгә балык куймагыз, эре мал, күркә һәм тавык итеннән тәмле ризыклар әзерләгез. Сары, кызгылт-сары җимешләр дә Юлбарысны канәгать калдырыр. 

Ул сиздерми генә якыная торган җәнлек булганлыктан, 2022 елда сизелми килгән үзгәрешләргә әзер булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk