Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яңа ел табыны койкасыз булмый

Аны әзерләү күпмегә төшә?

"Койка" сүзен ишетү белән күпләрегез аптырап китәр, мөгаен. Юк, карават түгел ул, койка — элек-электән барыбызга да таныш холодец була ул. Бу ризыктан башка Яңа ел өстәлен күз алдына да китереп булмый.

Койка әзерләү өчен малның җилемгә бай баш-аяк, ирен һәм колак итен алалар. Ит кибетләрендә хәзер аның өчен әзер җыелма да сатыла. Хакы да әллә ни кыйммәт түгел — 120 сум. Ә базарда аның яхшырагын табарга була. Анда уртача хаклар — 150-180 сум.

1 килограмм иткә 2 литр салкын су исәбеннән барысын бергә кәстрүлгә салып, акрын гына кайнаталар. Өстендәге күбеген һәм маен җыя-җыя, 6-8 сәгать пешерәләр. Пешеп җиткәндәрәк шулпага, эре итеп турап, коры табада кыздырылган суган белән кишер, дәфнә яфрагы салалар.

Ит пешеп җиткәч, сөякләрдән җиңел аерыла башлагач, аны кәстрүлдән алалар, ә шулпаны вак тишекле чүмеч яисә марля аша сөзәләр. Итне сөяктән аерып, вак кына турыйлар да, яңадан шулпага салып, тоз, борыч өстиләр һәм тагын 45 минут кайнаталар.

Әгәр шулпаның җилеме азрак булса, салкын суда җебетелгән желатин салып, кайнатып алалар. Әзер итле шулпаны яхшылап бутагач, махсус савытларга салып, салкын урынга яисә суыткычка куялар.

Савытларга бүлгәнче вак кына туралган сарымсак өстәсәң, койка тәмлерәк була. Табында койка янына керән, яки горчица куялар.

Балтыр сөягеннән дә тәмле койка әзерләргә мөмкин. Андый койка майсыз һәм үтәкүренмәле була.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X