Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Туңдыргыч стеналарына боз катса

Туңдыргыч стеналарына боз катмасын, җебеткәндә боз тизрәк эресен өчен, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

•  Туңдыргычка куйганда әйберләрне пластик контейнерга салыгыз, савыт капкачын тыгызлап ябыгыз. Савыт өсте ачык булса, боз тиз ката.
• Туңдыргычның герметиклыгын тикшерегез. Ишеккә кәгазь кыстырып калдырыгыз да ябыгыз. Әгәр кәгазьне тартып алып булса, туңдыргыч ишегенең герметиклыгы бозылган дигән сүз. Шуңа күрә эчтә боз бик тиз ката. Мастер чакырып, резинкасын яңартыгыз.
•  Туңдыргычны тиз эретү өчен, ишеген ачыгыз да каршысына вентилятор куегыз. Фен да кулланып була.
•  Кайнар су салынган пластик шешә суыткычны тизрәк эретә. Тагын да тизләтергә теләсәгез, берничә шешә куярга мөмкин.
•  Кайнар сулы пульверизатор да тизрәк эретергә булыша. Бозлы стеналарга кайнар су сиптереп чыгыгыз.
•  Туңдыргыч тулысынча боздан арынгач, коры стеналарга мамык диск ярдәмендә глицерин сөртегез. Шуннан соң туңдыргыч стеналарына боз акрынрак ката.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk