Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тәрәзә төбендә алоэ үстерегез

Ул һич уйламаган вакытта ярдәмгә килә.

Алоэ гөлен үстерүчеләргә һич тә дару эзләп йөрергә кирәкми, мең төрле авыруга дәва булып торучы үсемлек аларның кул астында.

Алоэ аеруча туберкулез белән чирләүчеләр өчен файдалы. Ике еллык алоэның 2 стакан сутына бурсык мае, бал, коньяк яисә кагор эчемлеге, төс бирү өчен бераз какао порошогы өстәп, махсус дару ясарга мөмкин.

Шикәр комы, яки бал белән уылган алоэ яфрагы йөрәк мускулын ныгыта. Ул табигый биостимулятор булганга, мондый катнашманы көчле авырулардан соң тернәкләнгәндә куллану кирәк.

Салкын тигәндә тамакны су һәм бер күләмдә алынган алоэ суты белән чайкау да әйбәт нәтиҗә бирә. Шул ук вакытта көненә 3 тапкыр бер чәй калагы алоэ суты салынган бер стакан сөт эчелә.

Борынга берничә тамчы алоэ сутын тамызсагыз, томаудан да котылырсыз, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X