Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тәмле шулпа серләре

Итне салкын суга салып пешергәндә шулпа тәмлерәк була. Әгәр аш пешеп җиткәндә генә майсыз табада кыздырып алган кишер белән суган салсаң, шулпаның исе тәмле, төсе матур булачак.

Тонык шулпа әзерләү өчен җелекле сөяк алырга кирәк, чөнки умыртка сөягеннән пешергән шулпа төссез була.

Шулпа үзе дә, исе дә тәмле булсын дисәгез, сөякләрне вак итеп чабып, духовкада кыздырып алырга һәм салкын суга салып пешерергә куярга кирәк.

Тәмле шулпа әзерләүнең тагын бер сере: шулпаны башта кызу утка куеп кайнатып чыгарырга, аннары утны киметеп пешерергә киңәш ителә.

Тавык ашына лавр яфрагы салмыйлар, чөнки ул шулпаның тәмен үзгәртә.
Яңа гына түтәлдән өзеп алынган тәмле исле яшелчәләрдән әзерләгән ашларга яшел тәмләткечләр салмыйлар.

Ашларны бер көнгә җитәрлек итеп кенә пешерегез. Әгәр аш озак торса, хәтта суыткычта булса да, аның тәме һәм сыйфаты начарлана. Яшелчәләре алдан бераз кыздырып алынган ашларны салкында тотканда, алар файдалы сыйфатларын озаграк саклый. Мондый ашларны берничә көнгә җитәрлек итеп тә пешерергә мөмкин.

Аш әзерләү өчен төрле яшелчә тамырлары, кишер, суган кулланалар. Алардагы файдалы матдәләр бик тиз очып бетүчән. Югалтулар азрак булсын өчен, суган, кишер, петрушка һәм башка тамырларны алдан майда бераз кыздырып алалар һәм аш пешеп җитәргә 20-30 минут кала гына салалар. Аш пешеп җиткәндә генә лавр яфрагы һәм борыч салырга кирәк.
Кишерне кыздырган очракта, андагы А витаминын кеше организмы яхшырак үзләштерә.
Итне табынга икенче аш итеп әзерләгәндә, аны күмелерлек кенә кайнар суга салып пешерәләр. Пешкән итне бераз суынганчы шулпада тотсаң, ул тәмлерәк һәм йомшаграк була.

Яшелчәләрдән яисә иттән салкын ашлар әзерләгәндә яшел суган, укроп, петрушка, базилик кебек яшел тәмләткечләрне мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тырышыгыз. Алар ризыкны бизәп кенә калмый, витаминнар белән дә баета.

Тәмләткечләрне һәркем кирәгенчә куллана. Шулай да татар халкында аларны куллануның гомуми кагыйдәләре бар. Мәсәлән, ит шулпасына лавр яфрагы, борыч салалар. Итле ашка — укроп һәм борыч, сөтле һәм кысыр ашларга бөтнек сибәләр. Пилмән янына — аш серкәсе, майлы иттән әзерләнгән ашамлыклар янына горчица, керән бирәләр, борчаклы ашны, өйрәләрне, шулай ук өй токмачы белән пешергән шулпаны катык белән ашыйлар.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X