Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ташкабактан телеңне йотарлык икра

Ул икенче ашлар янына шәп ризык булачак.

Бакчачылар ташкабакны аеруча яратып үстерә, чөнки бу яшелчәнең файдасы да күп, аннан бик тәмле ризыклар да әзерләргә була. 20 сантиметрга кадәр үскән ташкабакны өзеп ашарга була, артык үсеп китсә, тәме үзгәрә һәм кабыгы катып китә.

Артык үскән ташкабаклар яңаларына үсәргә ирек бирми. Әгәр дә сентябрь ахырына кадәр яңа өлгергән яшелчә өзеп ашыйсыгыз килсә, аларга артык үсәргә юл куймагыз. Иң яхшысы - кышкылыкка икра эшләгез. Бик тәмле дә, файдалы да ул. Икенче ашлар янына искиткеч ризык та булачак.

Икра әзерләү өчен 3 килограмм ташкабак, 2 килограмм помидор, 3-5 татлы борыч, 4 баш сарымсак, 3 кишер, 1 әче борыч, 1 стакан үсемлек мае, 6 чәй калагы тоз, 8 чәй калагы шикәр комы һәм 3-4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе кирәк булачак.

Ташкабакны - озынчалап, татлы борычны, кишерне ваклап турыйбыз (кухня комбайны аша чыгарырга да була), помидорны иттарткыч аша яисә блендерда ваклыйбыз.

Иң башта казанга үсемлек мае салабыз, ул кызгач, помидорны салып кайнатып чыгарабыз һәм кишер өстибез. Аларны 20 минут кайнатканнан соң, ташкабакны, әче һәм татлы борычны, тоз, шикәр комы кушып, янә 40 минут кайнатабыз. Сүндерергә биш минут кала кыргычтан чыгарылган сарымсакны һәм аш серкәсен салып, яхшылап болгатабыз.

Икраны стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, җылы урынга каплап куябыз. Шулай эшләгәндә, ул бик яхшы саклана да.

kiziltan.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk