Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Озынборын тешләсә

Бу ысулларның күңелегезгә хуш килгәнен кулланып карагыз.

Озынборыннар кешегә караганда биш мәртәбә сизгеррәк икән. Озынборыннарга каршы ышанычлы чара - алар яратмаган канәфер, базилик, әнис, эвкалипт исен куллану. Менә шундый ис килә торган сыекча сипсәгез, алар сезне урап очарга мөмкин.

Дачада күмер самавырыгыз булса, аңа күмер урынына чыршы, нарат күркәсе салыгыз. Аларның төтене дә бөҗәкләрне куркыта икән.

Ә озынборыннар тешләгән очракта түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:

- петрушка, бака үләне, шомырт яфрагын ваклап, черки тешләгән урынга куегыз;

- ярты аш кашыгы соданы бер стакан суга салып болгатып, тәнегезгә шуны сөртегез;

- озынборын тешләгән урынны кефир, әчегән сөт, каймак белән сылый аласыз;

- “Звездочка” бәлзәмен сөртсәгез дә ярдәм итәр;

- суганны урталай бүлеп, озынборын тешләгән урынга куеп торыгыз.

Бу ысулларның күңелегезгә хуш килгәнен кулланып карагыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X