Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кукмаралы Рамилә Хәсәншина «Бүртмәч» юрган тегү серләрен ачты

Бомбон техникасы белән тегелгән бу «бүртмәч» юрганны тегүе артык катлаулы түгел.

Аңа интернет челтәрендә күзем төшкән иде. Бер генә кыен ягы бар: вакытны күп сорый, чөнки вак детальләрдән тора. Юрган итәсегез килмәсә, балагызның караватына борт, идәнгә палас, урындыкларга җәймә сыйфатында тегә аласыз.

Кирәкле материаллар:

- зәңгәрсу төсле тукыма – 2 метр,

- бөрчекле тукыма – 1 метр,

- шакмаклы тукыма – 1 метр,

- ачык төсле тукыма – 2,40 метр,

- аслык өчен тукыма (ничә мерт кирәген юрганны теккәч исәплисез),

- синтепон (гадәти мамык ярамый, югач төерләнерлек булмаска тиеш),

- тукыма төсенә туры килә торган тегү җепләре.
 
Тукыма үлчәме нәкъ мин теккән шакмак бизәк өчен исәпләнгән. Башка төрле бизәк белән тегәргә уйласагыз, алдан схемасын сызып, күпме тукыма китәсен исәпләргә туры киләчәк.

Зәңгәрсу, бөрчекле һәм шакмаклы тукымаларны иңе һәм буе 20 сантиметр булган шакмакларга кисегез. Зәңгәрсу төсле –

70 шакмак, бөрчекле белән шакмаклысы 35әр булырга тиеш.

Ачык төсле тукыманы исә иңе-буе 15 сантиметр булган кисәкләргә бүлегез. Андый шакмаклар 140 кирәк.

Ачык төсле шакмакларның кыл уртасыннан диагональ буенча кисем ясагыз (синтепонны шушы ярыктан тутырасы булачак).

Зур шакмакларны чукмарбашлы энәләр ярдәмендә кечкенә шакмакларга беркетегез. Һәр ягыннан да кара-каршы бөкләм (складка) ясагыз.

Һәрбер шакмакны дүрт читеннән машина җөе белән тегегез. Шакмакларны тегеп бетергәч, аларны схема буенча тезеп, бер-берсенә тегеп тоташтырыгыз.

Һәр шакмакка синтепон тутырып, ачык калган кисемнәрне тегеп куегыз.

Юрганны тигезләп салып, иңен һәм буен исәпләгез. Аслык тукыма шушы үлчәмнәргә нигезләнеп киселә.

Рамилә ХӘСӘНШИНА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X