Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кишер бәлеше әзерлибез

Әле кишернең иң тәмле, сусыл чагы. Уңган хуҗабикәләр бу вакытта тәмле бәлешләр дә пешерергә ашыга.

Кишер бәлеше өчен 2 стакан кыргычтан үткәрелгән кишер, 1 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 1 стакан әстерхан чикләвеге, 0,5 стакан күрәгә, 1 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы дарчин, 2 аш кашыгы камыр күперткеч, 50 грамм ак май, 200 грамм йомшак сыр, 1 әфлисун кабыгы, 2 аш кашыгы әфлисун суы. Әстерхан чикләвеген яхшылап ваклагыз. Күрәгәне юып, кисәкләргә турагыз. Онны шикәр комы, чикләвекләр, дарчин һәм камыр күперткеч белән кушыгыз. Йомырка, үсемлек мае, кишер һәм күрәгә өстәп, яхшылап туглагыз. Мичне 180 градуска кадәр кыздырыгыз. Килеп чыккан катнашманы май салынган табага бушатыгыз һәм 35-40 минут дәвамында мичтә пешерегез. Йомшартылган атланмайны йомшак сыр белән кушып күпертегез. Күпертүне дәвам итеп, шикәр оны, әфлисун суы һәм кабыгын кушыгыз. Бәлешне мичтән алып, суынганны көтегез, ә аннары өстенә шикәр ширбәте сылагыз.

kiziltan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X