Файдалы киңәшләр

Хәйләсен бел

Файдалы киңәшләр

* Яңа идән себеркесен берничә минутка тоз салынган кайнар суга тыгып торсагыз, ул озакка чыдар.

* Буяуның төсе нык караңгы булып тоелса, аңа бераз акбур кушарга кирәк.

* Мендәрнең мамыгы очмасын өчен, мендәр тышын сабынлы суга салыгыз, чайкатмыйча гына киптерегез һәм үтүкләгез.

* Керосинга чылатылган мамыкны йон киемнәр янына куйсагыз, киемгә көя күбәләге тимәс. 

* Үлән табын бетерер өчен, мамыкка салынган салицил спирты белән тапны ышкыгыз, соңыннан су белән чайкагыз.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев