Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хикмәтле солы

Солы организм өчен бик файдалы

Бронхит вакытында, көчле йөткергәндә

1 стакан чистартылган солыга 5 стакан су салып, сүрән утта сыек кесәл хәленә килгәнче болгата-болгата кайнатырга. Аннары сөзәргә һәм 2 стакан сөт салып, яңадан кайнатып чыгарырга һәм сөзәргә. Шуңа 4 чәй калагы бал салып болгатырга. Әлеге катнашманы көненә 3 тапкыр җылы килеш ярты стакан кулланырга.

Сару кайнаганда

Ашаганнан соң 5-6 солы бөртеген авыз эчендә боткага әйләнгәнче яхшылап чәйнәргә, төкерекне эчкә йотарга, 5 минуттан ботканы төкерергә.

Бавыр авырулары вакытында

1 стакан солы ярмасына 1 литр кайнап чыккан су салып, сүрән утта 20 минут кайнатырга һәм сөзәргә.  Әлеге суны көнгә 3 тапкыр ярты стакан эчәргә.

Симерүдән дәва

2 стакан солы ярмасын 1 литр суда йомшарганчы пешерергә. Аннары савытны капкач белән каплап, яхшылап төрергә. 1 төн тотканнан соң сөзәргә һәм көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан ярты стакан күләмендә эчәргә.

Панкреатит (ашказаны асты бизе ялкынсынуы) вакытында

1 стакан солыны салкын су белән югач, ваклап бетерергә. 5 стакан кайнар су салып, уртача утта 10 минут пешерергә. Килеп чыккан сыек ботканы ашарга 30 минут кала ярты стакан күләмендә ашарга кирәк.

Холецистит (үт куыгы ялкынсынуы) вакытында

Банканың өчтән бер өлешен солы бөртекләре белән тутырырга, шуңа 70 градуслы кайнар су салып, бер төн төнәтергә. Ашарга ярты сәгать кала иртән һәм кичен ярты стакан эчәргә. Дәвалану курсын елга ике тапкыр – язын һәм көзен – 2шәр ай кабатларга.

ЗАРАРЫ БУЛЫРГА МӨМКИН. ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X