Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кеше еш агулана торган биш ризык

Диетолог алардан аеруча сак булырга киңәш итә.

Испан диетологы Мария Мерино аеруча сак кулланырга кирәк булган продуктларны ассызыклап үтә. Бу ризыклар белән агуланмас өчен кайбер киңәшләрне истә тотарга кирәк. Беренче урында — йомырка, аларны юарга ярамый һәм суыткычта сакларга кирәк, дип белдерә табибә. Ул шулай ук составында йомырка булган майонез яисә башка соуслы аш-суны өстәлдә озакка калдырмаска киңәш итә. Мондый салатларны бүлеп биргәннән соң суыткычка алып кую яхшырак, дип яза Кызыл таң.

Диетолог әйтүенчә, балык һәм диңгез продуктларыннан агулану бик еш күзәтелә, шуңа да аларны санитар нормаларга туры килүче тикшерелгән урыннардан сатып алырга кирәк.

Тагын бер мөһим әйбер — тавык итен пешмәгән килеш ашарга ярамый: сальмонелла һәм стафилококклар белән зарарлану куркынычы бар. Бу итне һәрчак пешереп җиткерергә кирәк.

Табиб шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне яхшылап юарга кирәклеген дә белдерә. Моның өчен су һәм лимон суты кулланырга киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk