Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Иң тәмле "Солянка" рецепты

​Якыннарыгызны салкын кыш көннәрендә иң тәмле солянка белән сыйлыйсыгыз килә икән, шушы рецептны кулланыгыз.

Аны пешкән бәрәңге, карабодай, дөге ярмасы белән биреп була. Шулай ук, аш пешергәндә шулпага салсаң да ярый.

Солянканы ясар өчен 3 килограмм кәбестә, 1 килограмм суган, 1 килограмм кишер, 3 килограмм помидор, 5 чәй калагы шикәр комы, 10 чәй калагы тоз, 20 бөртек борыч, ярты литр үсемлек мае, ярты стакан томат соусы, 0,5 стакан уксус алына. Кәбестәне, помидорны - вак итеп, суганны ярымтүгәрәк итеп турап, кишерне кыргычтан чыгарыгыз. Яшелчәләр янына 5 чәй калагы шикәр комы, 10 чәй калагы тоз, 20 бөртек борыч, ярты литр үсемлек мае, ярты стакан томат соусы кушып, барысын бергә болгатыгыз һәм ут өстенә куегыз. Кайнап чыккач, 1 сәгать пешерегез. Уттан алырга 15 минут калганда, уксус салыгыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырыгыз.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X