Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Губка почмагын нигә кисәләр?

Уңган хуҗабикәләр моның серен белә.

Савыт-саба юа торган губка — аш-су бүлмәсендәге микробларны һәм бактерияләрне иң күп туплаучы әйбер. Белгечләр әйтүенчә, аш-су бүлмәсендәге бактерияләрнең 95 процентын иске губка үзенә җыя. Шуңа күрә аны атна саен алыштырып торырга киңәш итәләр.

Бу уңайдан тагын берничә киңәш: чи ит, балык кисә торган такталарны губка белән сөртмәгез. Моның өчен салфетка кулланыгыз. Губканы гел киптереп торыгыз, дымлы булганда анда микроблар һәм бактерияләр котырынып үрчи. Андагы бактерияләрдән котылу өчен, кер сабыны сөртеп, берничә сәгать тотыгыз.

Искерә башлаган губканың почмагын кисеп алыгыз, бу билге үзегезгә дә, өйдәгеләргә дә моның белән башкача савыт-саба юарга ярамаганын белдереп торыр. Экономияле хуҗабикәләр аны башка эшләр өчен дә куллана.

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk