Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәйрәм табынына рецептлар

Тәмле булсын!

“Бәйрәм” казы

Кирәкле кушылмалар: 1 каз, уртача зурлыктагы 8-10 бәрәңге, 2-3 яшел алма, 7-8 төшсез караҗимеш, тоз, борыч.

Камыр өчен: 1 йомырка, он, су, тоз.

10 литр суга 1 килограмм тоз болгатып, казны 24 сәгать тозлы суда тотарга кирәк. Судан алгач, казны саркытып, сөлге белән яхшылап корытырга, эченә чистартылган, урталай ярылган бәрәңге, телемләп киселгән алма, караҗимеш тутырырга, тозларга, борычларга. Тишекне җеп белән тегәргә, казны камырга төрергә һәм 200 градус кызулыктагы духовкада 3 сәгать пешерергә. Табынга камырыннан чистартып, эчлеге белән бергә чыгарырга.

“Француз” салаты

Кирәкле кушылмалар: чи кәбестә, кыяр, кишер, пешкән чөгендер, чипсы, ысланган казылык, майонез, тоз.
Барысы да бер күләмдә алына, кәбестә, кыяр, казылыкны озынчалап турарга, кишер белән чөгендерне кыргычтан кырырга, кәбестәне тоз белән уып, суын чыгарырга. Зур сай тәлинкәнең уртасына майонез салырга, ә ян-якларга һәрбер продуктны өем-өем итеп куярга. Табынга шул килеш чыгарырга, ашар алдыннан гына тоз сибеп болгатырга.

Порцияле салат

Кирәкле кушылмалар: бер күләмдә ысланган тавык түшкәсе, сыр, әстерхан чикләвеге, чипсы, майонез.
Һәр кешегә аерым бирелә торган кечкенә салат савытына шакмаклап туралган тавык түшкәсе, аннан вак кыргычтан кырылган сыр, майонез, вакланган әстерхан чикләвеге һәм чипсы салырга. Табынга шул килеш чыгарырга, ашар алдыннан гына болгатырга.

Лаваштан рулет

Кирәкле кушылмалар: әрмән лавашы, 4 пешкән йомырка, 300 грамм краб таякчыклары, 200 грамм каты сыр, 2 тырнак сарымсак, укроп, 200 грамм майонез, тәменчә тоз.

Краб таякчыкларын, укропны һәм пешкән йомырканы вак итеп турарга, сырны, сарымсакны кыргычтан кырырга, тәменчә тоз салып, майонез белән тугларга. Лавашка әлеге массаны җәяргә дә тыгызлап рулет итеп төрергә. Фольга яки пленка белән әйләндереп алып, 1-2 сәгатькә суыткычка куярга. Соңыннан рулетны кисеп, табынга бирергә мөмкин.

Тарталеткалардан кабымлык

1. Чи кишер, каты сыр, пешкән йомырка, берничә тырнак сарымсакны вак кыргычтан кырырга, майонез белән болгатырга, тарталеткаларга тутырырга.

2. Краб таякчыклары, пешкән йомырка, колбаса, яңа өзелгән кыярны вак итеп шакмаклап турарга, консервланган кукуруз, майонез, тоз салып болгатырга, тарталеткаларга тутырырга.

Өй майонезы

1 йомырка агы, 1 чәй калагы лимон согы, ярты чәй калагы горчица, 1 стакан көнбагыш мае, 1 чәй калагы шикәр, ярты чәй калагы тоз кирәк. Йомырка агын күпертергә, шуңа даими рәвештә тоз, шикәр, лимон согы һәм горчица кушарга. Күпертүдән туктамыйча сыек май өстәргә. Аксымлы масса башта савытның төбенә утыра, аннан майонез рәвешенә килә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk