Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәлки файдасы булыр

Файдалы киңәшләр

 

Сипкелләр чыкмасын өчен нишләргә?

Көн саен иртән һәм кичен ач карынга 2-3 аш кашыгы тозлы кәбестә ашап куегыз.

 

Майлы чәчкә маска

Чәчне кайнар су белән юмагыз, бәлзәмне чәч очларына гына тидерегез. Бер чәй калагы бал белән бер чәй калагы алоэ согы, бер йомырка сарысы һәм бер теш уылган сарымсактан катнашма ясагыз. Аны чәчкә сөртеп, сөлге урап куегыз.

 

Коры чәчкә маска

Коры чәчне җимеш, минерал, май һәм витаминнар кергән шампуньнар белән юарга кирәк. Бер аш кашыгы бал, эретелгән төссез кына, зәйтүн маен катнаштырып болгатыгыз. Шуңа бер йомырка сарысы өстәп, чәчкә сөртегез.

 

Тән тиресен яшәртергә теләсәң

2 кашык сусыл эремчеккә 1 йомырка сарысы һәм берничә тамчы водород перекисе кушып, яхшылап болгатыгыз. Шушы масканы биткә һәм муенга сылап, 15-20 минут тотыгыз һәм салкынча су белән юыгыз. Мондый битлек тән тиресен яшәртә һәм матур төс бирә.

 

Бананнан – битлек

Әлеге битлек биткә икенче сулыш бирә. Бер бананны изеп, 1 аш кашыгы каймак, йомырка сарысы кушып, катнашманы биткә сөртегез. Битлекне 10-15 минут тотып, битне җылы су белән юыгыз.

 

Хәтердә калдырыйм дисәң

Әгәр дә сиңа нинди дә булса текстны ятларга кирәк икән, аны йоклар алдыннан кат-кат кабатла. Чөнки баш мие йокы вакытында эшли һәм син йоклар алдыннын кабатлаган текст синең хәтереңә, һичшиксез,  кереп калачак.

 

Төнлә сару кайнаса

Төнлә сару кайнап интектергән очракта сул якка ятып йокларга киңәш ителә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, болай яткан вакытта үңәчкә кислота азрак керә. Чөнки ашказаны белән үңәч билгеле бер почмакта урнашканнар. Әгәр дә син уң якка ятсаң, ашказаны - өстә, ә сул якка ятсаң, аста кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X