Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Бишбармак”ны ирләр дә яратып әзерли

    Ирләр колагына сер итеп кенә “Бишбармак” рецептын тәкъдим итәргә булдык.

    Хатын-кызны иртән торса, бер сорау  борчый: ашарга нәрсә әзерләргә? Кайбер көнне ятрак ризык пешереп якыннарыбызны сөендерәсебез килсә, плитә янына якын барасы да килмәгән вакытлар була. Хезмәттәшебез дә беркөнне: “Аллага шөкер, бүген ашарга әзерлисем юк, ирем “Бишбармак” пешерә”, - диде җиңел сулап.

    Ирләр колагына сер итеп кенә “Бишбармак” рецептын тәкъдим итәргә булдык.

    Реклама

    1.Ит (500 грамм),
    2. Суган (3 данә),
    3. Кишер (2 данә),
    4. Бәрәңге (5-6 данә),
    5. 2 йомыркадан 1 җәем камыр,
    6. Тәмләткечләр.

    Итне зур булмаган кисәкләргә турап, чуен савытта майда кыздырасы. Аның өстенә кайнап торган су саласы, тәменчә тоз, 10 данә түгәрәк борыч өстисе. Ит пешеп чыккач, туралган суган, түгәрәкләп кишер, ит зурлыгындагы кисәкләргә турап бәрәңге саласы һәм акрын утта төнәтәсе. Бәрәңге пешеп чыкканчы болгатырга ярамый. Бу вакытта камыр җәеп, чәй токмачы рәвешендә кисеп, суда пешереп аласы, бер-берсенә ябышмасын өчен  май саласы. Пешкән камырны, итле-бәрәңгеле чуенга салып, тәмләткечләр (төелгән борыч, укроп) белән болгатасы. Ашларыгыз тәмле булсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: