Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Балык башыннан чери. Ә тавык?

Кош-кортка ашлык урынына үсеш гормоннары кушылган синтетик азык ашаталар, иркен кетәклек урынына тар гына читлектә тоталар, авырмасын өчен антибиотиклар бирәләр

Кошчылык фабрикасында аны 38 көн эчендә үстереп бирәләр. Авылда исә моңа кимендә 2-3 ай кирәк. Бройлер чебешләре фабрикада ничек шулай тиз өлгерә? Барысы да гади. Кош-кортка ашлык урынына үсеш гормоннары кушылган синтетик азык ашаталар, иркен кетәклек урынына тар гына читлектә тоталар, авырмасын өчен антибиотиклар бирәләр. Шуңа күрә кош, әкияттәге баһадир кебек, ай үсәсен көн үсә.

Эресенә кызыкма

Белгечләр зур тавыкка кызыкмаска киңәш итә. Эре алма пестицидларны күпләп “йоткан” кебек, кибет киштәсендәге эре тавык үсеш гормоннары белән шып­лап тулган дигән сүз. Шуңа күрә авырлыгы ике килограммга кадәр булган түшкәләрне генә сатып алырга кирәк.

Әлбәттә, әлеге кагыйдә авыл тавыгына кагылмый. Чөнки ул, инде алда әйтеп үткәнебезчә, табигый азык белән туклана һәм 2-3 ай эчендә дүрт килограммга да җитәргә мөмкин.

Туңдырылганымы, әллә...

Туңдырылган тавык яңа гына суелып, салкынга куелганыннан арзанрак. Әмма күбебез, йомшаграк, тәмлерәк дип, туңдырылмаганына өстенлек бирә. Ни өчен артык түләп торырга, дип, туңдырылганын гына сатып алучылар да байтак. Ләкин туңдырылган тавыкның сыйфатын белеп булмый. Намусын җуйган кайбер җитештерүчеләр ниндидер сәбәпләр аркасында бозыла башлаган итне дә туңдырып сата ала. Авырлыгын арттыру өчен тавыкның тиресе белән ите арасына су җибәреп катыру очраклары да бар. Шуңа күрә туңдырыл­маганын алу хәерлерәк.

Эретү серләре

Ит алырга көн саен кибеткә чыгып булмый. Шуңа күрә аны туңдыру камерасына куярга туры килә. Әмма моннан куркасы юк: чөнки, беренчедән, нинди тавык сатып алганыбызны белсәк, икенчедән, дөрес эреткәндә аның биологик үзенчәлекләре сакланып калачак.

Дөрес эретү өчен нишләргә? Тавыкны туңдыру камерасыннан алып, берничә сәгатькә суыткыч киштәсенә куеп торырга. Болай иткәндә тавык итенең үзенчәлекләренә бернинди дә зыян килми.

Ничек сайларга?

* Тавыкны туңдырмыйча гына озак саклап булмый. Санитария кагыйдәләре буенча мондый продукция кибет киштәсендә күп дигәндә 24 сәгать ятарга мөмкин.

* Сыйфатлы кош-корт ите карап торышка матур, тиресе ачык төстә була, кан сауган урыннары булмый.

* Тавык тиресе кулга ябышыбрак торса, димәк, озак торган дигән сүз.

* Тавык ите дымлы булырга, шәлперәеп, чит-ят исләр таратып тормаска тиеш.

* Кибет киштәсендә озак яту-ятмавына шик туган очракта, канат астына күз салыгыз. Балык башыннан чери башласа, тавык – канаты астыннан. Мондый тавыкның канат асты ябышкак, исләнә башлаган була, лайлаланып тора.

* Итне кәстрүл яки табага салганчы, краннан агып торган суда яхшылап юарга онытмагыз.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk