Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакчачыга киңәшләр

Кишер... тозлы су ярата

1. Чөгендер артык киң булмаган түтәлдә яхшы үсә.
2. Кишер тишелеп чыкканчы суны даими сибәләр. Шытымнары күренгәч, ике атна су сипмәгез (көннәр артык коры торса, сибәсе була). Ул тамырга төпкә китәргә булыша.
3. Горчицаны борчак янына утыртсаң, уңышы ике тапкыр күбрәк була.
4. Укропны кояшлы урынга чәчәргә кирәк. Күләгәле урында ул хуш исле булмый.
5. Үсентеләрне көненә бер-ике минут сыйпап торсаң, ул сузылып үсмәячәк. Кул белән орынгач, әлеге процессны туктатып тора торган этилен бүленеп чыга.
6. Көннәр суык торганда теплицага чиләк белән кайнар су кертеп куегыз.
7. Кишер начар үссә, тозлы су сибегез (ун литр суга бер аш кашыгы тоз).
8. Алма белән чияне бер-берсеннән ерак утыртыгыз.
9. Бәрәңге чәчәк атканчы су сипмәгез. Аның көче ботакка китәчәк. Чәчәк атканнан соң суны сибәргә кирәк. Бүлбеләре тизрәк үсәчәк.
10. Кәбестә күбәләгеннән котылу өчен нарат һәм чыршы энәләрен иттарткычтан чыгарыгыз да кәбестәнең аскы яфракларына һәм төбенә сибегез.

kiziltan.rbsmi.ru

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk