Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Алма кагын ничек ясарга?

Уңган хуҗабикәләр алмадан кышка нинди генә ризык ясамый: кайнатма, компот, сок, как… Как өчен иң яхшысы – яңа гына пешкән яки бераз пешеп бетмәгән яшел, каты алма.

 

Алманың эчен чистартыгыз, тышын салдырмаска да мөмкин (алай хәтта тәмлерәк тә була). Тазартылган алма якынча 1 килограмм булырга тиеш.

Алмаларны калын төпле кәстүлгә бушатыгыз һәм, төбенә ярты стакан су салып, әкрен утка куегыз. Алма йомшаргач, блендерда пюре булганчы изегез. Пюреның артык дымы парга очсын өчен, тагын утта тотып алыгыз. Әледән-әле болгатырга онытмагыз.

Пергамент кәгазе өстенә үсемлек мае сөртегез дә алманы булдыра алганча тигез итеп, 7-8 миллиметрдан да калын итмичә җәегез. Пюре кибеп, кулга ябышмый башлаганчыга кадәр газ мичендә иң әкрен утта киптерегез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш.

Как кипкәч, тулысы белән суынганчы көтәргә кирәк. Суынган какны куптарыр өчен әйләндереп каплагыз һәм кәгазьне су белән юешләгез. 5 минуттан пергамент кәгазен алыгыз.

Какны кәгазьгә төреп сакларга була, ул кышка кадәр бозылмый. Как баллырак булсын өчен, кайнатканда шикәр, бал, корица яки имбирь тамыры да кушарга мөмкин. 

фото: kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk