Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ни булды бу: язмышмы, рәнҗешме, әллә күз тиюме?!

Мәдинә өчен дөнья караңгылыкка чумды. Әнисе дә, оныгының үлемендә үзен гаепле сизеп, түшәгеннән күтәрелә алмады. Рөстәм исә хәмер дигән зәһәр елан белән дуслашты.

Кичтән әнисенең авырып, урын өстендә ятуын ишеткәч, Мәдинә, иртүк торып, әзерләп куйган сумкаларына бала әйберләрен дә өстәп, иптәше Рөстәм белән юлга кузгалдылар. 

Бәләкәй Руслан әле татлы йокысыннан уянып җитмәгән, йокымсырап, әнисенең алдында ятып бара. Авылга исән-сау барып җиткәч, Рөстәм, ашыгып, кирегә кузгалды, чөнки эшенә җитешәсе бар иде. Алып кайткан әйберләрен урнаштыргач, Мәдинә әнисенең каршысына килеп утырды. Кадерле кешесенең нур сибеп торучы күзләре эчкә батып, сүнеп калган, шулай да кызы белән оныгын күргәч, җанланып китеп, мендәрен өскәрәк күтәрттереп, ярым яткан хәлдә генә хәл-әхвәлләр сорашып, сөйләшеп алдылар. Мәдинә әнисе алдында яткан даруларны читкәрәк этәреп, үзенең күчтәнәчләрен тезеп куйды. Кайнар шулпа белән сыйлар өчен, аш салырга әзерләнә башлады. 
Шул вакыт ишектә күрше Хәлимә апа күренде. Исәнлек-саулыкларын сорашкач, «Әле күптән түгел узып киткән машина күршенең Сарбай исемле этен бәрдерде. Хәтта туктап та тормады, нинди җүнсез адәм икән ул? Танып бетереп булмады», - дип сөйләгәндә Мәдинә сүз ире Рөстәм турында баруын аңлап алды. Күршесе: «Бу хәерлегә түгел, эт-мәчене бәрдергән кешеләргә аларның рәнҗеше каты төшә бит», - дип аңлатты.

Сарбай бик акыллы эт була. Күптән түгел генә кечкенә көчекләрен авыл белән таныштырып йөргән иде, бүген менә шундый аяныч хәл килеп чыкты. Сарбайның көчекләре хәзер нишләр...

Хәлимә апа чыгып киткәч тә, Мәдинә үлгән этнең гәүдәсе янында шыңшып елап торган көчекләрне күз алдына китереп, бик авыр тойгылар кичерде. Әнисе дә тынып калды, беразга күзләрен йомды. Бәлки ул да шул хакта уйлагандыр. Мәдинә яңадан ул турыда сүз кузгатмады. Аш-су әзерләп, әнисе белән улын ашатты да, савыт-сабаларны югач, әнисе кырында улы белән ял итеп ятып торды.

Рөстәм – озын, төз буйлы, бөдрәләнеп торган кара чәчле, зәңгәр күзле, Бразилия артистына охшаган Казан егете. Ә Мәдинә сылу гәүдәсе, аксыл-сары чәчләре, зур кара күзләре белән курчакка охшап тора. Менә өйләнешкәннәренә өч ел узып бара. Алар ире белән бик бәхетле. Урамдагы кешеләр дә бу матур гаилә шулкадәр пар килгән, дип сокланып кала. Уллары Русланга ике яшь тулды. Аның шундый күңелле чагы, сөйләшергә өйрәнеп килә, көн саен яңа сүз әйтеп куандыра. Уллары – бик сөйкемле бала. Салам төсендәге бөдрә чәче, зур зәңгәр күзләре белән сихерли, аны яраткан саен яратасы гына килеп тора, урамдагы әбиләр дә «сөбханалла, күз тимәсен» дип узалар.
Бер атна үткәч, әнисе: 

- Кызым, кияү дә ялгызы гына, сиңа кайтырга кирәк, - дип сүз башлады. – Менә күрше Хәлимәнең кызы да кереп караштырырга ризалыгын бирде, хәзер әзрәк тернәкләндем бит инде, кайт булмаса.

Бу сүзләрдән соң Мәдинә кайтырга җыенуын әйтеп хәбәр бирде. Ләкин уйламаганда көтелмәгән бәла килеп чыкты: кечкенә Руслан әбисе янындагы көчле даруларны эчеп, бик каты агуланды, хәтта табиблар да аны саклап кала алмады. 

Мәдинә өчен дөнья караңгылыкка чумды. Әнисе дә, оныгының үлемендә үзен гаепле сизеп, түшәгеннән күтәрелә алмады. Рөстәм исә хәмер дигән зәһәр елан белән дуслашты. Мәдинәнең кара көйгән йөзен күргәч, подъезддагы күршеләре: «Кит син аннан, үтергәнен көтеп ятма», - дигән киңәшләр бирергә тырышты. Ләкин Мәдинә генә ирен ташларга җыенмады. «Ул миннән башка яши алмый, үзенә кул салыр. Аның алдында гаебем зур, шуңа күрә тәкъдиремә язылганнар белән ризалашмый хәлем юк», - дип яши бирде. Күп тә үтмәде, хатынның үлгәнлеге турында хәбәр таралды. Рөстәмне полиция хезмәткәрләре алып китте, күршеләре арасында аны яклап сүз катучы булмады. Озакламый туганнары Рөстәмнең дә үле гәүдәсен авылга кайтарып җирләделәр. Халык кына моңа ризасызлыгын белдерде, тик авыл мулласы: 

- Җәмәгать! Мөхтәрәм авылдашлар, без бу мәрхүмнең соңгы васыятен үтәргә тиеш, ул Аллаһ ризалыгы өчен тәүбәгә килде. Шулай булгач, бу мәетнең урыны хәләл җефете белән гөнаһсыз сабые янында, - дип аңлаткач, каршы килүче булмады. Әмма сораулар җавапсыз калды. Ни булды бу: язмышмы, рәнҗешме, әллә күз тиюме?!

Дәлфирә ГАЛИМОВА, 
Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk