24 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Мәмәшир егете армиядән сержант исеме белән кайтты
Мәмәшир авылы егете Раузит Ибраһим улы Латыйпов, Мәскәү янындагы беренче гвардия танк армия сафларында хезмәт итеп, сержант исеме белән туган авылына кайтты. Егет спортта да сынатмаган: гер күтәрү буенча армия чемпионатында 68 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 1 урынны яулап, Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. фото: https://vk.com
-
Кукмара өченче мәктәбендә телевидение операторлары нишләде икән?
Беркөнне мәктәптә: "Телевидение килә" дигән хәбәр таралды... Нәрсә?! Телевидение?! Кайчан килә?! Нинди максат белән?! Укучылар арасында шау-шу кузгалды... Һәр укучы үзенең вариантларын тәкъдим итә башлады: - Безнең мәктәптә спорт өлкәсендә җиңү яулаган укучылар күп,- диде берәүләр. - Бәлки спортчыларыбызны төшерәләрдер. -Юк, бишле билгеләренә генә укыган, олимпиадаларда, конференцияләрдә җиңү яулаган укучыларыбызны...
-
Татарстанда кикбоксер Муса Мусалаевның туганнары кайгысын уртаклаштылар
Кикбоксер үткән җомгада Германиянең Ной-Ульм шәһәрендә атып үтерелгән. атарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Германиядә һәлак булган кикбоксинг буенча дөнья чемпионы, Универсиада-2013 рәсми илчесе Муса Мусалаевның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. "Безнең арадан күренекле спортчы гына түгел, актив тормыш позициясе булган һәм югары әхлакый принциплы кеше китте. Татарстанның спорт...
-
Әлфинә Әзһәмова Индиваның нинди килен булуын сөйләде (ФОТО)
- Илмир улым белән Индива киленем хәзер Мәскәүдә яшиләр. Индива ГИТИСта эстрада актеры факультетында Владимир Панков сыйныфында укып йөри, ә улым аранжировкалар белән шөгыльләнә. Шушы көннәрдә алар янына кунакка барып кайтырга иде дип торам. Бергәләп Мәскәү театрларына йөрергә ниятлибез. "Индива нинди килен соң?" - дип еш сорыйлар. Күз тидерермен дип...
-
Ядегәрдә янгын булган (фото)
Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 ноябрьдә, кичке сәгать унынчы яртылар тирәсендә Ядегәр авылындагы фермаларның берсендә янгын чыга, ферма түбәсенең бер өлеше яна. Торак эчендә кешеләр һәм мал-туар булмый. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара. Фотолар Кукмара янгын-коткару частеннән алынды.
-
“Подписка өчен - телевизор!” акциясендә катнаш һәм зур бүләкләр от!
2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бара. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте абунәчеләр арасында "Подписка өчен - телевизор!" акциясе үткәрә. Акция 2016 елның 20 октябреннән 2017 елның 20 мартына кадәр дәвам итә. Акциядә катнашу өчен "ТАТМЕДИА" составында булган, кимендә 3 газета-журналга язылып, квитанция күчермәсен 2017 елның 20 гыйнварына кадәр почта аркылы 420066,...
-
Кукмара үзәк китапханәсендә Мәгъмүрә Мәрданованың “Мизгел” китабы тәкъдим ителде (фото)
Кукмара үзәк китапханәсендә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте. Анда әдәбият-сәнгать сөючеләр җыйналган иде. Утырышта һәвәскәр шагыйрә Мәгъмүрә ханым Мәрданованың "Мизгел" дигән китабы тәкъдим ителде. Әлеге китапта язучының 80нән артык шигырь һәм хикәясе урын алган. Кичә язучының шигырьләрен уку, тәбрикләүләр, хатирәләр уртаклашу белән үрелеп барды. Мәгъмүрә апаның "Кайттым әле...
-
Лузия Халикова: «Улымны район прокуроры булыр дип уйлаган идем»
«Улым туганда ук тәртипле бала булып туды», - дип көлә Лузия ханым. Әни кеше малаеның тормышта югалып калмаячагын кечкенә чагыннан ук белгән. Әмма Илдар Шәфкать улы Халиков республикабызның Премьер-министры булыр дип уйламаган, билгеле. Лузия Газизовна - һөнәре буенча математика укытучысы. Озак еллар Әгерҗедә балаларга белем орлыкларын «чәчкән». Аннары ире белән...
-
Матурлыкны тудыру - үз кулларыбызда, диләр Мәмәшир мәктәбе укучылары
2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверларны яшелләндерү һәм саклау елы дип игълан ителгән иде. Бу - бер ел буе шушы эш белән шөгыльләндек тә, бетте дигән сүз түгел. Алдагы елларда дәвам ителергә тиешле эш, минемчә. Шул чакта гына тирә-ягыбыз яшеллеккә, шау чәчәккә күмелеп утырыр, һавабыз саф булыр, экологик тайпылышлар янамас....
-
Кукмарада көннәр җылыта
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 25 ноябрьдә синоптиклар болытлы һава торышы фаразлый. Һава температурасы иртән -3, көндез -1 градус булачак, бераз кар яву көтелә. Атмосфера басымы 746 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Җылы һава торышы Кукмабызда озак сакланырмы, анысы әлегә билгесез. Әмма 26 ноябрь, шимбә көнне төнгә температура -9...
-
Зур юл һәлакәте булган (ФОТО)
Чаллы-Зәй трассасында ике транспорт чарасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 24 ноябрь төнендә трассаның 5нче чакрымында "МАН" йөк машинасы һәм "Кировец» тракторы бәрелешкән. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар түгелгән нефть продуктларын юдырганнар. Һәлакәт нәтиҗәсендә 62 яшьлек йөк машинасы...
-
Кукмара Коломбосы Тарлауда яши
"Халык участковые" конкурсында үз тавышларын бирүчеләр, якташыбыз Айдар Фәйзуллинның республика этабында җиңеп чыгып, илебез күләмендә танылу алганыннан хәбәрдардыр инде. Республика гына түгел, Россия буенча да иң күп тавышны Айдар җыйса да, алтынчы тапкыр үткәрелүче бәйгенең соңгы нәтиҗәләре әле билгеле түгел. Шулай булуга карамастан, газетабызның беренче битен халык участковые - Айдар...
-
Онытылмыйсың, әбием
Әгәр яныбызда булса, октябрь аенда кадерле әбием - Фәхертдинова Мәрьямбикәнең 88 яшен билгеләп үткән булыр идек. Бу көнне аның рухына дога кылып, Коръән ашы укытабыз хәзер. Кечкенә вакытларда ук шигырьләр, әсәрләр иҗат итеп, әбиемә укый идем, шуңадырмы бу сәләтемне үстерүемне теләде ул. Журналистика бүлегенә укырга кергәч тә, әбием турында язып,...
-
Тырыш элек һәм бүген: җир белән күк аермасы
Элеккеге "Исток-Агро" агрофирмасының "Уңыш" бүлекчәсен Вахитов исемендәге хуҗалык үз карамагына алып, "Вахитов" җәмгыяте формалашып эшли башлаганнан бирле, бу якларда искән үзгәреш җилләре турында хәбәрләр һәрдаим диярлек ишетелеп тора. Шунысы куанычлы - сөенечле хәбәрләр. Үткән атнада биредә үткәрелгән семинар барышында барысын да үзебез күреп кайта алдык. Тырыш авылына илтүче юл ак...
-
Туембаш мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”дан җиңү белән кайтты
Укучы кызларыбыз Алсу Әюпова, Гөлфия Нәбиева, Нәфисә Зарипова белән "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалындагы "Тамчы- шоу" интеллектуаль уенына бардык. Бу көнне без түземсезлек белән көттек. Казан шәһәренә экскурсия дә булды бу. Сәяхәтебезне дәвам итеп, автобус белән телевидение каршына тукталдык. "ТНВ Татарстан" дигән язуны моңарчы телевизордан гына күрсәк, ул көнне безгә...