Тырыш элек һәм бүген: җир белән күк аермасы
Элеккеге "Исток-Агро" агрофирмасының "Уңыш" бүлекчәсен Вахитов исемендәге хуҗалык үз карамагына алып, "Вахитов" җәмгыяте формалашып эшли башлаганнан бирле, бу якларда искән үзгәреш җилләре турында хәбәрләр һәрдаим диярлек ишетелеп тора. Шунысы куанычлы - сөенечле хәбәрләр. Үткән атнада биредә үткәрелгән семинар барышында барысын да үзебез күреп кайта алдык. Тырыш авылына илтүче юл ак...
Элеккеге "Исток-Агро" агрофирмасының "Уңыш" бүлекчәсен Вахитов исемендәге хуҗалык үз карамагына алып, "Вахитов" җәмгыяте формалашып эшли башлаганнан бирле, бу якларда искән үзгәреш җилләре турында хәбәрләр һәрдаим диярлек ишетелеп тора. Шунысы куанычлы - сөенечле хәбәрләр. Үткән атнада биредә үткәрелгән семинар барышында барысын да үзебез күреп кайта алдык.
Тырыш авылына илтүче юл ак бәс кунып, башын игән агачлар белән озатып барды. Алда каршы алган пейзаж - утарларга чыгарылган маллар, салам өеме, арткы планда кышкы урман - барысы да гаҗәеп картинаны хәтерләтә иде. Көндәлек матавык эшләре белән авыл халкы бу табигый гүзәллеккә игътибар итәме икән дигән уй йөгереп узды. Вахитов исемендәге хуҗалыкның баш икътисадчысы Марина апа Федорова: "Бирегә килгәч, үзем дә табигать күренешләрен фотога төшереп алырга тырышам. Җәй көне тагын да матур була", - диде. Үткән ел август аенда "Россельхознадзор", авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре белән Тырыш фермасына килгәнебез искә төште, әмма ул вакытта күзгә бер дә матурлык күренмәгән иде... Утарлар буш, терлекләргә салам куелмаган, анда-монда аунап яткан чүп-чар күзгә ташлана, мал тораклары чистартып агартылмаган, терлек азыгы анализлары ашауның сыйфатсыз булуын күрсәтә. Мал табибы кабинетында да кирәкле дарулар юк, әле туңдыргычы да эшләми иде. Бер сыердан уртача тәүлеклек 8 литр сөт савалар дип тә билгеләп куйганмын блокнотыма. Кая инде монда табигать белән хозурланып тору... Барысы да яхшы булганда гына әйләнә-тирә дә ямьлерәк күренә шул ул.
-Мондагы аяныч хәлләрне күреп, берара эшне каян башларга белми аптырап калдык. Җирләр эшкәртелмәгән, малларга ашатырга юк. Тәртипсезлек, эшкә салкын караш, урлау кебек күңелсез хәлләр... Эшчеләрне генә дә гаепләп булмый, чөнки хезмәт хаклары түләнмәгән, ә тормыш итәргә кирәк бит. Хәзер исә барлык түләүләр дә вакытында башкарылгач, эшне дә шул дәрәҗәдә таләп итәбез. Бүгенге көндә биредә барлыгы 66 кеше хезмәт куя. Аларның айлык уртача хезмәт хакы ел башыннан унбиш мең сум булса, соңгы айда уртача 19532 сум тәшкил итә. Элек эшләргә кеше табып булмаса, хәзер "мин эшлим", дип чират торалар. Алга таба да килешеп эшләргә язсын, - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.
Хәзер ферма яннары ялт итеп җыештырылган, мал тораклары тышкы-эчке яктан ап-ак итеп агартылган. Җилләтү өчен тәрәзәләрне ачылып-ябыла торган итеп үзгәрткәннәр. Элек кап-караңгы булган абзар эчләренә яктылык төшсен өчен түбәсенә поликарбонаттан тәрәзәләр ясаганнар. Терлекчеләр өчен дә яхшы хезмәт шартлары тудырылган. Барлык белгечләрнең дә бүлмәләре төзекләндерелеп, сыер савучылар өчен ял итү урыны да булдырылган.
Тырыш фермасында барлыгы 1323 мөгезле эре терлек бар, шуның 420се савым сыерлар. Сыерларны да группаларга бүлеп, һәр группа өчен аерым азык рационы төзегәннәр. Билгеле, беренче вакытта сыйфатлы азык белән Вахитов исемендәге хуҗалык тәэмин иткән. Җиде ай элек фермада көнгә 3829 центнер сөт җитештерелсә, хәзер 5610 центнер сөт савалар.
-Элек мал авырта дип чакырталар иде дә, медикаментлар булмагач, берничек тә ярдәм итә алмый кайтып китә идек. Хәзер тереләләр бит маллар, тиешле дарулар булгач. Шуңа күрә эшкә сөенеп барам, - ди мал табибы Мәдинә апа Галиуллина. Бу ханым турында бары тик мактау сүзләре генә ишеттек. Ир-ат эше дип тормый, бер үзе мал тоягын да чистарта, башкасын да эшли, диделәр.
Тиешле таләпләргә туры китереп, тирес түгү урыны ясаганнар. Элек әлеге җирләр ташландык хәлдә иде, бик күп җыештырырга, тәртипкә китерергә туры килде, диделәр. Шулай булмый ни, вахитлеләр өчен җирнең һәр метры кадерле бит.
Әздән дә күңел була дигәндәй, бәйрәм саен хезмәт кешесенә бүләк-күчтәнәчен дә мулдан өләшәләр вахитлеләр. Әле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненнән соң да: "Пакет-пакет бүләкләр бирделәр, көчкә күтәреп кайттык", - дигән сүзләр ишетелгән иде.
-Чыннан да, бик зурладылар, сандык хәтле күчтәнәчләр бирделәр. Туган көннәрне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Хезмәт кешесенә хөрмәт артты, хезмәт хакларын да вакытында алабыз. Җитәкчелек тә һәрдаим килеп, хәлләребезне белешеп тора. Эш шартлары да күпкә яхшырды, шуңа күрә, Аллага шөкер, дип, сөенә-сөенә, рәхәтләнеп эшлибез, - диде көтү яңарту технологы Фирдәүсә апа Сәлахова да. - Эш өчен нәрсә кирәк - шул бар. Маллар да көрәеп киттеләр.
Хәзер бүгенге көн белән генә түгел, ә киләчәккә планнар корып, алдагысын уйлап яшиләр биредә. Ике силос траншеясы ясау, склад булдырып, тегермән куярга кирәклеге турында да уйланалар. Маллар өчен зур абзар кирәклеген дә ассызыклап үттеләр. Вахитлеләр тотынгач, анысы да озак көттермәс, барысы берьюлы булмаса да, әкренләп тотрыклылыкка чыгарлар. Әнә, Лельвижның Вахитов исемендәге хуҗалыкка кушылганына да әллә ни күп вакыт үтмәде, ә үзгәрешләр фермада гына түгел, җирле халыкның тормыш-көнкүрешендә дә чагыла. Хезмәт кешесе эшле дә, ашлы да биредә.
Семинарда билгеләп үтелгәнчә, авыл хуҗалыгында космик корабльләр уйлап чыгарырга кирәкми, бары тик булган технологияләрне дөрес итеп куллана белү мөһим.
-"Вахитов" җәмгыятендә зур эш башкарылганы күренеп тора. Вахитлеләрнең хезмәт стиле сизелә биредә. Халык белән дә уртак тел таба алганнар. Алга таба да аларга уңышлар телим, - дип семинар үткәргән хуҗалыкка рәхмәт сүзләрен белдерде район башлыгы Сергей Димитриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев