Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара Коломбосы Тарлауда яши

"Халык участковые" конкурсында үз тавышларын бирүчеләр, якташыбыз Айдар Фәйзуллинның республика этабында җиңеп чыгып, илебез күләмендә танылу алганыннан хәбәрдардыр инде. Республика гына түгел, Россия буенча да иң күп тавышны Айдар җыйса да, алтынчы тапкыр үткәрелүче бәйгенең соңгы нәтиҗәләре әле билгеле түгел. Шулай булуга карамастан, газетабызның беренче битен халык участковые - Айдар...

"Халык участковые" конкурсында үз тавышларын бирүчеләр, якташыбыз Айдар Фәйзуллинның республика этабында җиңеп чыгып, илебез күләмендә танылу алганыннан хәбәрдардыр инде. Республика гына түгел, Россия буенча да иң күп тавышны Айдар җыйса да, алтынчы тапкыр үткәрелүче бәйгенең соңгы нәтиҗәләре әле билгеле түгел. Шулай булуга карамастан, газетабызның беренче битен халык участковые - Айдар Фәйзуллинга багышларга булдык.

Үткән атнада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән әлеге һөнәр ияләре арасында Айдарның районда иң яхшылар исемлегендә булуы гаҗәп түгел. Чөнки ул сабыр, гади, юкка-барга шапырынмыйча, тыныч кына үз вазыйфасын башкара. Аның карамагындагы Янил, Ядегәр, Нырья җирлекләрендә яшәүчеләрнең дә Айдарны хөрмәт итүләренә шик юк. Кемнән генә кызыксынсаң да, Коломбо турында яхшы фикер генә ишетерсең. Әйе, әйе, үз итеп, яратып аны бу төбәктә Коломбо дип йөртәләр.

Коломбо тарихына тукталганчы, Айдарның нинди юллар аша тәртип саклау өлкәсенә килгәнен бәян итик әле. Мәктәптә укыган елларында ук ул милиция хезмәткәре булам, дип хыялланса да (хуҗалык рәисе шоферы булган әтисе Нәҗип абыйга кайвакытта участковыйларны да йөрткәләргә туры килә), 11 сыйныфны тәмамлаган Тарлау авылы егете Алабуга милиция мәктәбенә документлар тапшырырга соңга кала. Озак уйлап тормый, иптәш егете белән Казанга китеп, ветеринария институтына укырга керә. Өч ел белем алганнан соң, читтән торып укырга күчә һәм армия сафларына алына. Аннан кайткач, Сабага ведомстводан тыш сак бүлегенә эшкә урнаша. Биредә өч ел эшләү дәверендә ул хокук саклау органнары өлкәсендә әзме-күпме тәҗрибә тупларга да, институт тәмамлап, югары белемле зооинженер дипломы алырга да өлгерә.

2000 елның кояшлы, җылы 9 октябрь көне Айдар өчен өчләтә истәлекле. Беренчедән, бу көнне аның Кукмара районына эшкә күчүе турындагы приказга кул куела, икенчедән, погоннарына лейтенант йолдызчыклары менеп "кунаклый", өченчедән, олы кызы Алия туа.

Шулай итеп, туган төбәгендә беренче эш көне аның Янил җирлегендә участковый булудан башлана. Өч елдан соң Нырья, аннан инде Ядегәр җирлеге дә өстәлә. Аның карамагында 15 авылда яшәүче 4200дән артык кеше - аны, ул аларны белә.

Якташлары тарафыннан Коломбо кушаматы аңа беренче эш көннәрендә диярлек үк бирелә.

-Янил авылында яшәүчедән баздан 40 капчык бәрәңге урлануы турында хәбәр керде, - дип искә ала Айдар. - Өч көн эзләнеп йөрдем. Күңелдә шикләнгән кешеләр бар, әмма дәлил юк. Баз читендәрәк кирза итекнең эзен күреп алдым. Күренеп тора, гәүдәгә зур кешенеке. Шунда ук күрше авылдагы үзем шикләнгән кешенең өенә киттем. Верандасында кирза итек тора, размеры да туры килә. "Иптәшләрең ничек булганың сөйләделәр инде, хәзер сине тыңлыйк, бәрәңгене кая куйдыгыз?" - дидем. 40 капчык бәрәңге инде сатылган булып чыкты, караклар шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителделәр. Ул чорда телевизор экраннарында Америка детектив сериалы, лейтенант Коломбо турында кинофильм бара иде. Шуннан соң миңа да шулай дип эндәшә башладылар.

16 ел участковый булып эшләү дәверендә авыр җинаятьләрне дә күрергә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга да, ихлас рәхмәтләрне дә күп ишетергә туры килә аңа.

-Хезмәтемне авыр дип әйтмим, ияләндем. Төнлә торып чыгып китәргә дә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратып киңәш, ярдәм сораучыга да күнектем. Ә ачылмыйча калган җинаятьләр күңелгә тия инде ул, гадәттә, андыйлар читтән килүчеләрнеке була. Шушы еллар эчендә минем киштәдә дә 15ләп шундый җинаять эше бар. Әмма, без капчыкта ятмаган кебек, аларның кайчан да булса барыбер ачылачагына шигем юк. Ә "халык участковые" конкурсы уңаеннан минем өчен үз тавышын биргән, районыбыз, республика данын күтәрү өчен үзеннән көч куйган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, полиция майоры Айдар Фәйзуллин "Кукмара районы каршындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев