Туембаш мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”дан җиңү белән кайтты
Укучы кызларыбыз Алсу Әюпова, Гөлфия Нәбиева, Нәфисә Зарипова белән "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалындагы "Тамчы- шоу" интеллектуаль уенына бардык. Бу көнне без түземсезлек белән көттек. Казан шәһәренә экскурсия дә булды бу. Сәяхәтебезне дәвам итеп, автобус белән телевидение каршына тукталдык. "ТНВ Татарстан" дигән язуны моңарчы телевизордан гына күрсәк, ул көнне безгә...
Укучы кызларыбыз Алсу Әюпова, Гөлфия Нәбиева, Нәфисә Зарипова белән "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалындагы "Тамчы- шоу" интеллектуаль уенына бардык. Бу көнне без түземсезлек белән көттек. Казан шәһәренә экскурсия дә булды бу.
Сәяхәтебезне дәвам итеп, автобус белән телевидение каршына тукталдык. "ТНВ Татарстан" дигән язуны моңарчы телевизордан гына күрсәк, ул көнне безгә шушы бинаның эченә керергә насыйп булды. Безне: "Кукмаралылармы?" - дип, бик ачык йөз белән каршы алдылар. Тиз генә уен залына юнәлдек. Безгә каршы Буа районының Иске Лашчы авылыннан килгән команда уйнады. Озын буйлы егетләрне күргәч, кызларыбыз бераз каушадылар да әле.
Уенның 1 һәм 2 турларында көчләр тигез булды. Ахыргы турдагы капитаннар бәйгесендә Алсуыбыз "Лачыннар" командасы капитаныннан 1 баллга өстен чыкты. Шулай итеп, 3:2 исәбе белән җиңү яуладык. Бу җиңү безнең күңелләрдә горурлык хисе уятты.
Жюри әгъзасы, Казан федераль университеты профессоры Әнвәр Хуҗиәхмәтов, безгә матур теләкләр теләп, бүләкләр биреп, озатып калды.
Бу җиңүдә әти-әниләрнең, укытучыларның, мәктәп директоры Ягъфәр Зыятдиновның, җанатар булып барган 7 сыйныф укучыларының өлешләре дә бик зур.
Зөлфия МӨХӘММӘТДИНОВА,Туембаш төп мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев