Онытылмыйсың, әбием
Әгәр яныбызда булса, октябрь аенда кадерле әбием - Фәхертдинова Мәрьямбикәнең 88 яшен билгеләп үткән булыр идек. Бу көнне аның рухына дога кылып, Коръән ашы укытабыз хәзер. Кечкенә вакытларда ук шигырьләр, әсәрләр иҗат итеп, әбиемә укый идем, шуңадырмы бу сәләтемне үстерүемне теләде ул. Журналистика бүлегенә укырга кергәч тә, әбием турында язып,...
Әгәр яныбызда булса, октябрь аенда кадерле әбием - Фәхертдинова Мәрьямбикәнең 88 яшен билгеләп үткән булыр идек. Бу көнне аның рухына дога кылып, Коръән ашы укытабыз хәзер. Кечкенә вакытларда ук шигырьләр, әсәрләр иҗат итеп, әбиемә укый идем, шуңадырмы бу сәләтемне үстерүемне теләде ул. Журналистика бүлегенә укырга кергәч тә, әбием турында язып, газета битләрендә бастыру хыялы тынгылык бирмәде…
Минем әбием Вахит авылында дөньяга килгән. Ләкин яши дә башламаган килеш тормышын кара болыт каплаган. Мәрхәмәтсез язмыш аны иң газиз кешеләреннән, ике канатыннан аерган: дүрт яшендә әтисен, биш яшендә әнисен югалткан. "4-5 яшемә кадәр бәхетле тормышта, тулы гаиләдә яшәгәнмен. Бик яшьли ятим калсам да, әти-әниемне яхшы хәтерлим. Әнием гел чәчләре белән уйнарга куша иде, башы бик нык авырткан, моны үлеменнән соң гына белдем. Авыруын миңа бөтенләй дә сиздермәде ул", - дип сөйли иде.
Әбием абыйсы, җиңгәсе тәрбиясендә үсә. "Үз әниең шикелле сине кем назласын, кем сөйсен инде. Һәркемгә дә газиз баласы якын шул. Шуңа күрә җиңгәм бар эшне дә үз кызына түгел, ә миңа куша иде. Эштән курыкмадым мин, тик шулай да, әнием исән булса, мине кызганыр, авыр чакларда ярдәм итәр иде", - дип моңайганын хәтерлим әле дә.
Сугыш башланганда ул 7 сыйныф укучысы була. Кечкенә булуына карамастан, олылар белән беррәттән урман кискән. Үзләре ач булса да, сугыштагы ир-атларга азык-төлек белән ярдәм итәргә тырышканнар.
Сугыш беткәннән соң, әбием Шәрифуллага, ягъни минем бабама кияүгә чыга. Бабаемны хәтерләмим, мин туганчы арабыздан китеп барган. Ләкин аның турында әбием сөйләвеннән яхшы беләм. Алар тире сатып көн күргәннәр. Әбием башта тирене эшкәрткән, аннары шуларны сатарга төрле шәһәрләргә, районнарга йөргән. Сатып бетереп, акча юнәткән вакытта балаларына кием-салым, йортка кирәк-ярак алып кайткан.
Алар 48 ел бергә гомер иткәннәр. Биш ул, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ә бер уллары һәм кызлары кечкенә вакытта ук авырып вафат булган.
Әбием авырлыкларны күп күрсә дә, яхшы күңелле кеше булып кала алган. Авылыбызда аны бар да хөрмәт итте, туганнар, күрше-күләннәр һәрвакыт киңәш сорап килделәр. Бүгенге көндә уллары да, кызлары да төшеп калганнардан түгел, барысы да тормышта үз юлларын таптылар. Алар да әбием кебек, тырыш, уңган, шуңа күрә һәркайсы мул тормышта яшиләр. Әбием төпчек улы, килене, оныклары белән төп йортта сокланырлык гаилә булып яшәде. Әнием белән бер-берсенә "килен, кайнана" дип түгел, "әнкәй, кызым" дип эндәшәләр иде.
Дәү әниемнең 22 оныгы, 17 оныкчыгы бар. "Эшләгез, балалар, эшләгез, эшләп кеше үлми", - дип тәрбияләде безне. Һәрвакыт үзенең акыллы киңәшләрен бирде, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты: гади, эш сөючән, кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр, максатчан булырга өйрәтте. Рәхмәтләребез чиксез сиңа, кадерлебез! Тар каберләрең киң, караңгы гүрләрең якты булсын иде!
Марсилә ФӘХЕРТДИНОВА, КФУ студенты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев