Матурлыкны тудыру - үз кулларыбызда, диләр Мәмәшир мәктәбе укучылары
2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверларны яшелләндерү һәм саклау елы дип игълан ителгән иде. Бу - бер ел буе шушы эш белән шөгыльләндек тә, бетте дигән сүз түгел. Алдагы елларда дәвам ителергә тиешле эш, минемчә. Шул чакта гына тирә-ягыбыз яшеллеккә, шау чәчәккә күмелеп утырыр, һавабыз саф булыр, экологик тайпылышлар янамас....
2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверларны яшелләндерү һәм саклау елы дип игълан ителгән иде. Бу - бер ел буе шушы эш белән шөгыльләндек тә, бетте дигән сүз түгел. Алдагы елларда дәвам ителергә тиешле эш, минемчә. Шул чакта гына тирә-ягыбыз яшеллеккә, шау чәчәккә күмелеп утырыр, һавабыз саф булыр, экологик тайпылышлар янамас.
Безнең Мәмәшир урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу чакыруны үзләренә девиз кебек итеп кабул иттеләр. Алар көче белән мәктәбебезнең тирә-ягына берничә ел элек утыртылган җимеш агачлары инде мул, тәмле җимешләре белән сөендерәләр, алмагачларыбыз да беренче уңышларын бирделәр. Ә инде җимерелү-ишелү куркынычы яный торган инеш-елга буйларына тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне укытучысы Мәүлит Шакиров укучылар белән берлектә ел саен төрле агачлар утырта, аларның саны 10 меңнән артып китте инде. Элегрәк елларда утыртканнары матур урман булып үсеп киләләр.
Ә бу уку елы башлангач, мәктәп укучылары дәресләрдән соң Бай тавы дип аталган тау битенә җиләк-җимеш агачлары утырттылар. Аларны карау, тәрбияләү, төпләрен йомшарту, ян ботакларын кисү эшләрен дә үз өсләренә алдылар. Берничә елдан бу агач-куаклар да авыл халкын сый-нигъмәтләре белән куандырыр.
1953-54 елларда шушы тау битенә колхозчылар көче белән алмагачлар утыртыла, үсентеләрне Киров өлкәсенең Малмыж питомнигыннан алып кайталар. Тау астындагы инештән хатын-кызлар чиләк-көянтәләп су ташып сибәләр. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә куанычлы була: алмагачлар әйбәт кенә үсеп китә. Аларны җил-давыл, кышкы бураннар сындырмасын өчен, бакча тирәли сәрви куаклары утырталар. Беренче алмалар күренә башлагач, каравылчы да куялар бакчага. Тик алма уңышы белән кинәнергә генә язмый тырыш авыл халкына. 1962 елда колхозчылар җыелышында, алмагачның сортлары яхшы түгел, урыны да авыш, йөрергә уңайсыз дип, алма бакчасын бетерәләр. Кеше куллары белән тудырылган күпме хезмәт, матурлык юкка чыга.
Тау битендә әле дә ул заманнан калган берничә алмагач, кыргыйлашып, җил-давылларга, вакыт сынауларына бирешмичә үсеп утыра. Бу урыннарны хәзер җир җиләге сырып алган. Авыл халкы анда җиләк җыярга килә. Алма бакчасын безнең буын кешеләре яхшы хәтерли, чөнки җәйләр каз бибие саклап, печән ташып үтсә, кыш көне безнең чана-чаңгы шуу урыны иде ул Бай тавы. Тауның иң өске, тигез урынында Гыйз- зәтулла байның сап-сары бүрәнәдән эшләнгән амбарлары тезелеп киткән иде. Соңыннан алар ферма янына күчерелде, чөнки кыш көннәре анда ашлыкка бару уңайсыз булган: көрте, буран-давылы, дигәндәй. Ә амбарлардан бераз аска таба байның ашлык киптерү әвене бар иде. Бу әвен безгә дә хезмәт итте әле. Мәрхүмә әбием белән моннан күп кенә тимер-томыр сүтеп алдык. Үзебезнең сыйныфны металлолом җыю буенча алдынгы урыннарга чыгару өчен әбием дә үз өлешен керткән булып чыга инде. Хәзер дә әвен урыны аерылып, беленеп тора әле.
2012 елда Саба лесхозы эшчеләре бу җирләргә нарат үсентеләре утырттылар, бүгенге көндә алар матур гына үсеп киттеләр. Алга таба тау битендә Шишкин рәсемнәрендәге кебек нарат урманы булыр, дип күз алдына китерәм.
Эшчеләр агач утыртырга уңайсыз дип калдырган урыннарга сентябрьдә укучыларыбыз җиләк-җимеш куаклары утырттылар. Аларның санын арттыру, тәрбияләп торуны максат итеп куйдык. Бәлки, киләчәктә берәр игелекле эшмәкәр матур парк-сквер да төзеп куяр әле, дигән өметтә калабыз. Без - матурлыкны үз кулларыбыз белән тудыручылар, һәркайсыбыз моңа үзенең лаеклы өлешен кертеп, саваплы гамәл башкара ала.
Роза Нигъмәтуллина, Мәмәшир мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев