Лузия Газизовна - һөнәре буенча математика укытучысы. Озак еллар Әгерҗедә балаларга белем орлыкларын «чәчкән». Аннары ире белән Чаллыга күченгәннәр.
Илдар Шәфкать улы холкы буенча кечкенәдән үк бик тә тыныч, һәрнәрсәдә тәртип яратучан бала булган. «Аны тәрбияләп үстерүдә бернинди кыенлыклар да күрмәдек, - ди әнисе Лузия ханым. - Ул һәрчак тырыш, чиста-пөхтә булды, кушканны төгәл һәм җиренә җиткереп башкарды».
Мәктәпкә укырга кергәч тә, уллары бер борчу китермәгән. Әнисе генә түгел, әтисе дә мөгаллим була торып, начар уку һич килешмәс иде шул. Әмма Лузия ханым һәм Шәфкать агага улларын «йөземә кызыллык килмәсен» дип көчләп укытырга туры килмәгән.
- Уку ягыннан бик булган иде. Гел үзе укыды, аңа бернинди ярдәм кирәк булмады. Аннан өч яшькә кечерәк сеңлесенә дә өй эшләрен эшләшә иде әле. Һәрчак диярлек гел «бишле»гә укыды. Әмма ул беркайчан да билге өчен тырышмады. Аның өчен иң мөһиме белем алу иде. Сирәк кенә «дүртле»ләре чыкканда да: «Әни сиңа «бишле» кирәкме? Миңа кирәк түгел. Сиңа кирәк булса, хәзер барып төзәтеп кайтам», - дия торган иде, - дип сөйли әни кеше.
Улын Премьер-министр дәрәҗәсенә ирешер дип һич кенә күз алдына да китермәгән ул чакта әнисе. Аны йә судья, йә прокурор сыйфатында күргән.
- Юридик факультетны тәмамлап башка юнәлеш буенча эшкә урнашкач та: «Әй, улым, мин сине район прокуроры булырсың дип уйлаган идем», - дип әйткәнем хәтердә. Ә болай махсус ниндидер һөнәр иясе булсын дип үстермәдек инде: тәүфыйклы, тәртипле, игелекле бала булсын дип тәрбияләдек, - ди Лузия Газизовна.
Хәзерге вакытта Илдар Халиковның әтисе-әнисе лаеклы ялда, Чаллыда гомер кичерәләр. "Премьер-министр әнисе булу кыенмы соң?" - дигән сорауга Лузия ханым болай ди:
- Билгеле бер статус тотарга туры килә инде. Әмма Чаллыда мэр булганда кыенрак иде. Хәзер исә без - Чаллыда, ул - Казанда. Үземә карата ниндидер үзгә мөнәсәбәт сизмим.
Уллары бик тә җаваплы вазыйфада эшләгәнлектән, әти-әни аны еш күрә алмый. Әмма Чаллыга эш буенча килгәндә, Илдар Шәфкать улы газиз кешеләрен игътибарсыз калдырмаска тырыша. Әти-әни уллары, оныклары янына үзләре дә кунакка бара. Телефоннан да даими шалтыратышып, хәлләр белешеп торалар.
Лузия Халикова: «Улымны район прокуроры булыр дип уйлаган идем»
«Улым туганда ук тәртипле бала булып туды», - дип көлә Лузия ханым. Әни кеше малаеның тормышта югалып калмаячагын кечкенә чагыннан ук белгән. Әмма Илдар Шәфкать улы Халиков республикабызның Премьер-министры булыр дип уйламаган, билгеле. Лузия Газизовна - һөнәре буенча математика укытучысы. Озак еллар Әгерҗедә балаларга белем орлыкларын «чәчкән». Аннары ире белән...
«Улым туганда ук тәртипле бала булып туды», - дип көлә Лузия ханым. Әни кеше малаеның тормышта югалып калмаячагын кечкенә чагыннан ук белгән. Әмма Илдар Шәфкать улы Халиков республикабызның Премьер-министры булыр дип уйламаган, билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев