11 май 2015 яңалыклары
-
Гөлнара Зиннәтуллинага кирәкле даруларны Германиядән Муса Маликов алып кайткан
Алып баручы Гөлнара Зиннәтуллинаның хәлләрен белештек. Менә ниләр сөйләде: - Хәлләрем, кәефләрем Аллага шөкер! Бакчага йөрибез. Сарымсаклар инде тишелеп чыккан, узган атнада ук кишер һәм редиска утыртып, каплап калдырган идек. 140 төп помидор үсентесе күчереп утыртканны көтә. Эш күп, күңелсезләнеп, начар уйларга биерлеп утырырга вакыт юк. Германиядән Муса Маликов һәм...
-
Югары Арбашта һәйкәл ачылды
Югары Арбаш авылында тантаналы вакыйга - Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл ачылды. Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклар, район вәкиле Габделхай Шәймарданов, җирлек башлыгы Илгиз Ярмөхәмәтов, хәрби-табиб Рәшит Җәләлиев, Фәния Җәләлиева,сугыш һәм тыл ветераннары , авыл халкы , укытучылар ,укучылар катнашты. Тантаналы өлештән соң, хәрби -кыр ашханәсе оештырылды, һәркем...
-
Арзан чакта газета-журналларга язылып кал!
14 майдан 23 майга кадәр газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрелә. Аның кысаларында республика һәм район газеталары бәяләренә ташламалар тәкъдим ителә. "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы бәясе дә 52 сум 80 тиенгә арзаная. Шулай итеп, декада вакытында аңа 475 сум 20 тиеннән ( 1 айга - 79 сум 20 тиен, 3 айга...
-
Кукмара өченче мәктәбенең 1 сыйныф укучылары бер гаилә кебек дус
Баланы мәктәпкә биргәндә әти-әниләрнең кайсы гына борчылмый икән? Укытучысы кем булыр, сыйныфташлары белән ничек аралашырлар, яңа коллективка ничек ияләнерләр кебек сораулар һәрберебезнең күңелендә туа. 1 сентябрьдә без дә Кукмара 3нче мәктәбенең 1 А сыйныфы ишекләрен ачып кердек. Сыйныф җитәкчебез Чулпан Харрасова һәм озайтылган көн төркеменең тәрбиячесе Алиса Юрьевна шул көннән...
-
Якташыбыз Рәниф Шәриповның "Хезмәт даны" газетасы белән бәйле истәлекләре
Рәниф ШӘРИПОВ, Татарстанның мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты: -Беренче әсәрләрем "Татарстан яшьләре" газетасында, "Идел" альманахында басылып чыккан иде. Березняк мәктәбенең элеккеге директоры Харис абый Ваһапов боларны күргән дә, район газетасы редакциясенә бу хакта әйткән. Ул вакытта "Хезмәт даны" газетасында якташыбыз Шаһинур...
-
Районыбызның “Балкыш” фестивале җиңүчеләре Мәскәүдә чыгыш ясады
Республика ветераннары арасындагы "Балкыш" ("Сияние") үзешчән башкаручылар фестивале конкурсы җиңүчеләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә булып, Татар иҗтимагый үзәгенең концертлар залында чыгыш ясап кайттылар. Җиңүчеләр арасында район Мәдәният йортының "Баламишкин" гармунчылар ансамбле дә (җитәкчесе Илгиз Зарипов) бар иде. Мәскәүдәге Муса Җәлил һәйкәле каршысына агачлар утыртканнан соң, якташларыбыз халык алдында...
-
“Сугыш” дигән сүзне әйтүгә үк Кенәбаш авылында яшәүче Миңнемөхәммәт абый Миңнебаев тыела алмыйча еларга тотынды
Ике тапкыр инсульт кичереп, урын өстенә калса да, ул еллар онытылмаган. Немец илбасарларына каршы көрәшкә киткәндә аңа нибары 17 яшь булган. 1943 елның башы бу. Ул вакытка инде әтисе Галимөхәммәтнең Смоленск тирәсендә һәлак булуы турында кайгы хәбәре килгән. -Мин I Украина фронтының 869 нчы укчы полкында хезмәт иттем, - дип...
-
Әтиемә (шигырь)
Әтием Сәлим Биктимеров 1941 елның июнь аенда сугышка алына, Суслонгерга җибәрелә, ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Без өч бала ятим калганбыз, ә мин ул киткәннән соң, 1941 елның 8 сентябрендә дөньяга килгәнмен. Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары җиргә кадалган. Сугыш кырларында үлеп калган Канлы гәүдәләрен кем алган? Туп актарган туфрак асларында Калгансыңдыр,...
-
Истә син, Раил, истә
Кеше якты дөньядан киткәч тә, аны онытмыйлар, һәрвакыт исәннәрнең хәтерендә матур истәлек булып яши икән, димәк, ул, үзе исән вакытта ук, кешеләр күңеленә кереп кала белгән. Ә моның өчен синең кылган яхшылыкларың, матур эшләрең, якты уй-фикерләрең, изге нияткә корылган гамәлләрең тирә-яктагылар өчен якты бер үрнәк булырга тиеш. Нәкъ шушы гамәлләрне...
-
Җирдә ятучы ипи кисәген читкә алып куючы юк
Беркөнне кибеткә чыккан җиремнән шундый күренешкә тап булдым: юлда балчыкка буялып беткән бер зур ипи кисәге ята. Миннән алда күпме кеше үтеп киткәндер, югыйсә, ә җирдә яткан икмәкне юл читенә дә алып куючы юк. Эткә дип биргәннәрме, төшеп калганмы - билгесез. Мондый очраклар бер генә түгел бит. Бер риваять исемә...