Җирдә ятучы ипи кисәген читкә алып куючы юк
Беркөнне кибеткә чыккан җиремнән шундый күренешкә тап булдым: юлда балчыкка буялып беткән бер зур ипи кисәге ята. Миннән алда күпме кеше үтеп киткәндер, югыйсә, ә җирдә яткан икмәкне юл читенә дә алып куючы юк. Эткә дип биргәннәрме, төшеп калганмы - билгесез. Мондый очраклар бер генә түгел бит. Бер риваять исемә...
Беркөнне кибеткә чыккан җиремнән шундый күренешкә тап булдым: юлда балчыкка буялып беткән бер зур ипи кисәге ята. Миннән алда күпме кеше үтеп киткәндер, югыйсә, ә җирдә яткан икмәкне юл читенә дә алып куючы юк. Эткә дип биргәннәрме, төшеп калганмы - билгесез. Мондый очраклар бер генә түгел бит.
Бер риваять исемә төште. Берәү ашап утырган җиреннән ипи валчыгын төшереп җибәрә, күпме генә эзләсә дә, таба алмый. Күп вакыт үтми, моның йорт-җире янып, көлгә әйләнә. Шуннан соң гына зур гөнаһ кылганын аңлый ул, тик соң була инде. Хатасын аңлап, валчык төшкән җиргә хәләл көче белән мәчет салдырып куя.
Без, сугыш ятимнәре, балачакта туйганчы ипи дә ашый алмадык. 400 граммы өчен көнне-төнгә ялгап, ач-ялангач эшләдек. Бер сынык кына эләксә дә исән калуыбызга сөенә идек. Ә хәзер, ризык юлда ятса да, кайберәүләрнең исе дә китми. И-и минәйтәм, безнең әти-әниләрне бүгенге тормышта бер генә көн булса да яшәтсәң иде... Хәзерге сый-нигъмәтне күреп шаккатырлар иде. Ләкин юк шул... Шуңа да яшь буынга әйтәсе килгән сүзем шул: дөнья, байлык артыннан гына куып яшәмәсеннәр, якыннарына, тирә-юньнәренә игътибарлырак булсыннар иде. Ә яшьләргә икмәкнең кадере турында күпме генә сөйләсәң дә, аз булырдыр кебек.
Халисә әбиегез
фото: https://yandex.ru/clck/redir
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев