Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әтиемә (шигырь)

Әтием Сәлим Биктимеров 1941 елның июнь аенда сугышка алына, Суслонгерга җибәрелә, ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Без өч бала ятим калганбыз, ә мин ул киткәннән соң, 1941 елның 8 сентябрендә дөньяга килгәнмен. Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары җиргә кадалган. Сугыш кырларында үлеп калган Канлы гәүдәләрен кем алган? Туп актарган туфрак асларында Калгансыңдыр,...

Әтием Сәлим Биктимеров 1941 елның июнь аенда сугышка алына, Суслонгерга җибәрелә, ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Без өч бала ятим калганбыз, ә мин ул киткәннән соң, 1941 елның 8 сентябрендә дөньяга килгәнмен.

Һаваларда очкан аккошларның

Каурыйлары җиргә кадалган.

Сугыш кырларында үлеп калган

Канлы гәүдәләрен кем алган?

Туп актарган туфрак асларында

Калгансыңдыр, әтием, күмелеп.

Ярдәм сорап, кулың сузгансыңдыр

Үләм, дуслар, су бирегез, дип.

Әти! Әти! Нинди бөек исем.

Кайда соң син, газиз әтием?

Ничә еллар инде син кайтмадың,

Сине көтә газиз нәниең.

Әти, әти, диеп кемгә дәшим?

Кемнәр миңа башын иярләр?

Менә мин дә кайттым, балам, диеп

Кемнәр назлар, кемнәр сөярләр?

Хатлар язсаң, әтием, хәбәр бирсәң,

Чыгар идем каршы алырга.

Килче, кызым, өзелеп сагындым дип,

Алсаң иде мине кулыңа.

Без өч бала озатып калдык сине,

Син сугышка чыгып киткәндә.

Бөтен авырлыкны күтәрдек без

Үзебезнең ныклы җилкәдә.

Гомерем буе сине көттем, әти

Син кайтмадың сугыш кырыннан.

Йөзләремә сары сагыш иңде,

Яшьләр тама күзем кырыннан.

Безнең яшьлегебез үтеп китте,

Чәчләребезгә дә чал иңде.

Менә, әтием, синең нарасыйларың да

Якты дөньяларда юк инде.

Гомерләрне еллар билгеләми,

Гомерләр бит судай актылар.

Әтилеләр рәхәт яшәде бит,

Ятимнәрне һаман кактылар.

Үпкә, рәнҗү алып яшәде ил,

Күпме сабый калды атасыз.

Их, әтием, сугыш кырларының

Кайсы җирләрендә ятасыз?

Олы юлдан яуга киткән чакта

Озатып калган сине әнием.

Хатларың да килми, хәбәрләрең дә юк

Кайта алмадың шул, әтием.

Кайта алмадың шул, әтием.

Минненур АЛЬМИЕВА, Ятмас-Дусай

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев