6 апрель 2018 яңалыклары
-
Туембаш мәдрәсәсендә 83 кеше белем алган
Апрель башында биредә йомгаклау кичәсе булды.
-
Кукмара полициясендә этләр дә хезмәт итәләр
Мохтар – усал, ә Виза – аю баласы кебек
-
Өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган
Кар кисәге балконыннан төшкән дип фаразлыйлар. Бу очракта фатирның милекчесе җавап тотарга тиеш.
-
Сабан туе көне билгеле булды
Татар мәдәнияте үзәгендә Мәскәү шәһәре Татар милли мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы советы утырышы булды.
-
Татарстанда бензин бәясен арттырырга тәкъдим иттеләр
ТР Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе республикада ягулыкка бәяләрне арттыру тәкъдиме белән чыкты.
-
Фото: Язын Кукмарадан 60 ир-егет армия сафларына алыначак
Район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең утырышы булды
-
Үзәк мәчеттә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Габдуллин чыгыш ясады
Үз вәгазендә хәзрәт сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең күркәм холкын үрнәк итеп алырга, намаз укыган вакытта гына түгел, тормышта, башкалар белән мөгамәлә корганда да мөселман булырга кирәклеген искәртте
-
Мәмәшир мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән "Тормыш нинди матур" дигән дәрес үткәрелде
Аның максаты балаларны үз-үзенә кул салудан кисәтү, тормышка яраклашырга өйрәтү иде.
-
Җир участокларыннан баш тарту
Кайбер җир пае хуҗалары җирләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятиеләренә арендага биреп, ә тегеләре бөлгенлеккә төшеп яисә башка сәбәпләр аркасында ул җирләрдән баш тарталар.
-
Иске әйберләрне нишләтәсез?
Кыш белән тарткалаша-тарткалаша, яз үзенең хакимлеген яулый бара. Димәк, тиздән хатын-кызларны күңелле мәшәкать - өй юу көтә. Менә шул вакытта кирәксез булып, тузан җыеп яткан әйберләр күзгә ташлана да инде. Андый әйберләрне нишләтәсез: чүплеккә озату ягын карыйсызмы, кемгә булса да бирәсезме, кирәге чыгар әле дип, читкәрәк алып куясызмы? Сораштыруыбыз шул хакта.