Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җир участокларыннан баш тарту

Кайбер җир пае хуҗалары җирләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятиеләренә арендага биреп, ә тегеләре бөлгенлеккә төшеп яисә башка сәбәпләр аркасында ул җирләрдән баш тарталар.

Бүгенге көндә кайбер җир участокларының хуҗалары үз участокларының кайда икәнен дә белмиләр. Бу бигрәк тә пай җирләренең бушка өләшенүе, җир хуҗаларының матди чыгымнарсыз гына җир участокларына дәүләт теркәве уздыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл. Кайбер җир пае хуҗалары җирләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятиеләренә арендага биреп, ә тегеләре бөлгенлеккә төшеп яисә башка сәбәпләр аркасында ул җирләрдән баш тарталар. Нәтиҗәдә җир эшкәртелми, ташландык хәлгә килә.

Соңгы елларда киң таралган тагын бер күренеш – җир хуҗасы үлеп китә, ә аның варислары бу җирне эшкәртү турында уйлап та карамыйлар. Шуңа да мондый эшкәртелмичә ятучы җир участоклары хуҗаларын җир файдаланмаган очракта административ җаваплылык каралганын искәртәсе килә.

Россия Федерациясе җир кодексының 42нче маддасе җир пае хуҗаларыннан авыл хуҗалыгы җирләрендә җирнең эшкәртелүен, туфракның тиешле тәртиптә тотылуын таләп итә. Шуңа күрә, әгәр җирне эшкәртергә, арендага бирергә яисә сатарга теләк булмаса, бу участоктан баш тарту отышлырак. Бүгенге көндә бу процедура җиңеләйтелгән. Моның өчен җиргә хуҗа булу турындагы документлар белән җирдән баш тарту турындагы гаризаны дәүләт теркәве уздыручы органга (Росреестр) тапшыру да җитә.

Рәүф Исмәгыйлев, ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсенең җир күзәтчелеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев