Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Иске әйберләрне нишләтәсез?

Кыш белән тарткалаша-тарткалаша, яз үзенең хакимлеген яулый бара. Димәк, тиздән хатын-кызларны күңелле мәшәкать - өй юу көтә. Менә шул вакытта кирәксез булып, тузан җыеп яткан әйберләр күзгә ташлана да инде. Андый әйберләрне нишләтәсез: чүплеккә озату ягын карыйсызмы, кемгә булса да бирәсезме, кирәге чыгар әле дип, читкәрәк алып куясызмы? Сораштыруыбыз шул хакта.

Кадрия ӘХМӘТШИНА, Кукмара:

- Без яшь чакта әйберләр бик кадерле иде. Мәрхүм әти-әниемнән калган өр-яңа киемнәрен дә ташларга кызганып торам. Кайберләрен киям, кайберләрен шулай да ташларга, яндырырга туры килде. Шәһәрдә яшәүче туганнарым да модадан чыккан, бераз киелгән яки балаларының кечерәйгән киемнәрен алып кайтып куялар. Кешегә биреп булмый: алмыйлар бит хәзер. Кул эшләрен яратканлыктан, ул киемнәрне нигә булса да кулланам. Мәсәлән, туннан мех башмаклар тегеп, туганнарның үзләренә үк бүләк иттем. Мех фабрикасында эшләгәнлектән, бу эшкә кулым ята.

Екатерина НИКОЛАЕВА, Урта Комар авылы:

- Ирем белән мин, гадәттә,  искергән һәм кирәкмәс әйберләрдән, киемнәрдән арынырга тырышабыз. Каенанам белән каенатам исә һәр нәрсәгә сакчыл карыйлар, чөнки аларга кибет киштәләренең буш булган чакларын күрергә туры килгән.

 

Антонида КУЗЬМИНА, Балды Кенә авылы:

- Иске яңаны саклый, диләр. Без, өлкән буын вәкилләре, әрәм-шәрәм итәргә күнекмәгән. Биш балабызны, олысының киемен кечесенә кидертеп үстердек. Хәзер киемнәр тузып өлгерми, модадан тиз чыга. Балалар, оныкларның башлыкларын, кофталарын сүтеп, бияләйләр, оекбашлар бәйлим.

Альфред, Нократ Аланы шәһәре:

- Җиткән кызыбыз өйне җыештырганнан соң, күп кенә әйберләремне таба алмыйм. Кайда куйдыгыз, дип хатыннан сорый башласам, кыз: “Ташладым мин аларны, туйдым сезнең чүп-чар җыеп ятуыгыздан”, - дип чәчрәп чыга. Әле менә эшкә киеп йөри торган җылы свитерымны чыгарып аткан, бер-ике тишеге генә бар иде, юкса.

 

Гөлия, Кукмара:

- Иске әйберләрне сакларга яратмыйм,  чүп контейнерына ташлыйм, чөнки кирәкләре  чыкмаячагын беләм. Өстәвенә алар начар энергетика биреп, фәкыйрьлек теләп тора, диләр бит. Иске-москыдан арынгач, кәеф күтәрелеп китә. Яңа кухня гарнитуры алгач та, искесен чүплеккә озаттык. Яңарак әйберләрне исә, күңелгә ошамасалар да, калдырып торам. Ә таушалган киемнәрне яндырам, чөнки мәрхүмә әбием: “Чүпрәккә тотсагыз, әйтик, тузан сөртү, идән юу өчен, үзегез шул чүпрәк көненә калырсыз”, - дип әйтеп калдырган иде.

 

Әнурбәк ГАНИЕВ, Рудник авылы имам-хатыйбы:

- Динебездә андый сүзләр юк. Пәйгамбәребез әйткәнчә, иске киемнәр әле кулланырга яраклы икән, чүплеккә ташлау яки яндыру исраф итү булып санала. Элек-электән хатын-кызлар иске кием-салымнан бияләйләр, башка кирәкле әйберләр тектеләр, шоферлар, механизаторлар техниканы һәм кулларны сөртү өчен чүпрәк итеп кулландылар. Мин үзем дә заманында тракторчы булып эшләгәндә өйдән тузган киемнәрне ташып бетердем. Әгәр яңа яки чиста икән, мәрхүмнәрдән калган киемнәрне киюнең дә бернинди зыяны юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев