Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Быел район буенча 16439 тонна печән әзерләү бурычы тора

Мәшәкатьле дә, сөенечле дә чор: терлек азыгың мул булса, кышкы салкыннар куркытмый. Сабантуйлар үтеп китүгә, авыл халкы дәррәү кубып, печән хәзерләүгә керешә. Абзарында малы булган гаиләләр өчен җәйге эшләрнең иң мәшәкатьлесе һәм иң кирәклесе ул. Ә инде меңәрләгән сыер малы асраган күмәк хуҗалыклар һәм агрофирмалар өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы...

Мәшәкатьле дә, сөенечле дә чор: терлек азыгың мул булса, кышкы салкыннар куркытмый.

Сабантуйлар үтеп китүгә, авыл халкы дәррәү кубып, печән хәзерләүгә керешә. Абзарында малы булган гаиләләр өчен җәйге эшләрнең иң мәшәкатьлесе һәм иң кирәклесе ул. Ә инде меңәрләгән сыер малы асраган күмәк хуҗалыклар һәм агрофирмалар өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплау кышкы айларның уңышлы узачагына гарантия дә булып тора.

-Бәйрәмнәрне - 12-13 июнь көннәрен кырда уздырдык. Мондый кояшлы көннәрдән файдаланып калырга кирәк, - дип каршы алдылар безне "Кукмара" агрофирмасында.

Кәчимир янындагы күпьеллык үлән басуында инде санаулы гектарларның гына уңышын җыясы калган.

- Биредә яшел массаны артык куе дип әйтеп булмый, шулай да 19 гектарлы басудан кичә 90 төргәк - барлыгы 45 тонна печән җыеп алдык. Калган басуларда уңыш яхшырак. Күпьеллыклар барлыгы 1126 гектарда игелде, - ди агрофирманың баш агрономы Илназ Галәветдинов.

Үлән чабуга "Полесье" һәм "ЕС-1" комбайннары чыккан, көнгә 100 гектарда эш башкаралар икән. Үләннәр бераз кипшергәч, Дамир Газизуллин техникасы белән теземнәрне әйләндереп чыга. Кипкән печәнне пресслагычлар таккан биш трактор рулоннарга төрә. Кәчимир басуында шул техникаларны иярләүчеләрнең икесен - Мансур Хисмәтуллин белән Альфред Сафиннарны очраттык. Тәҗрибәле механизаторлар - Мансур абыйның 41нче елын хезмәт куюы. Чәчү, туңга сөрү кебек эшләрдән дә бер генә ел да читтә калмый. Быел да язгы чорда барлыгы 1200 гектарда эш башкарган. "Правда" бүлекчәсендә, әлбәттә, аңа тиңнәр юк, әмма башкалар да аннан азга гына калыша. Альфред Сафинның да хезмәт стажы 25 елга җыела.

-Без читкә китеп, бәхет эзләп йөрмәдек инде, шушында тудык, шушында эшлибез. Сәламәтлектән аермасын, эштән курыккан юк, - диде Мансур абый.

Алар җыйган печәнне Раушан Хәсәнов белән Фәргать Фәхрисламов Кәчимир фермасына ташып тора. Рулоннарны төяү, эскерткә өю кебек эшләр Рөстәм Хәнәфиевка йөкләнгән.

Бу атнада сенаж салуга да керешәчәкбез, диделәр. Бу төр азыкны 4500 тонна хәзерләргә ниятлиләр. Яшел масса бар, бары тик югалтуларсыз җыеп алырга гына кирәк. Шул ук вакытта игенчелектә чәчүлекләрне тәрбияләү, пар җирләрен эшкәртү, урып-җыю һәм көзге чәчүгә хәзерлек чаралары күрү кебек мөһим эшләрне дә онытырга ярамый.

Быел район буенча 16439 тонна печән, 155461 тонна сенаж хәзерләү бурычы тора.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk